23.10.2017 10:40

Күргәзмәләр дөньясы

Автор  Редактор
Бәяләү
(0 тавыш)

«Тарихи-туган якны өйрәнү» музеенда нинди генә күргәзмәләр эшләми бүген. «Шәһәр – безнең язмышыбыз» күргәзмәсе – шуларның берсе. Биредә шәһәр төзелешенә кагылышлы фотолар тәкъдим ителгән. Шунда ук 500 меңенче булып туган баланың да фотосурәте бар. Эш киемнәрен, эш коралларын һәм шәһәрдә беренче итеп тапшырылган фатирның җиһазланышын да күрергә була монда.

«Ел фасыллары» күргәзмәсе шулай ук гаҗәеп. Чаллыда яшәп иҗат итүче рәссамнарның туган як табигатен сурәтләгән картиналарыннан тора ул. «Моңнар бүлмәсе» күргәзмәсендә композитор Салих Сәйдәшев, җырчы Фәридә Кудашева портретларын күрергә була. «Төрле чорның яшь парлары, берләшегез!» исемендәге күргәзмә бигрәк тә үзенчәлекле. Әлмәт туган якны өйрәнү музее белән безнең музей берләшеп оештырылган күргәзмәдә егерменче гасырның 40нчы елларыннан алып хәзерге чорга кадәр кулланылган туй күлмәкләре тәкъдим ителгән. Тукымаларына сарылык иңә башласа да, сафлык бөркеп торучы төрле фасондагы күлмәкләр, очлы яисә түгәрәк башлы, тәбәнәк яисә дүртпочмаклы үкчәле аяк киемнәре, бәйләгән оек, хәтта бәйләгән күләткә (зонтик) дә бар. Алар янында яшь кияүнең костюмы (70-80нче еллар), биек үкчәле ботинка, кызыклы телеграммалар... Биредә хәтта XX гасыр башында теркәп барылган метрика кенәгәләренә кадәр бар. Шәһәрдәшебез Наталья Хобзейның тукыма курчаклары исә күргәзмәне тагын да бизи. 

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту