20.10.2017 13:43

«Әнием-кояшым!» республикакүләм иҗат бәйгесенә нигезләмә (положение)

Автор  Редактор
Бәяләү
(2 тавыш)

 1 Бәйгенең максатлары
1.1. «Әнием-кояшым!» республикакүләм иҗат бәйгесе балалар иҗатын үстерү, әниләргә игътибар күрсәтү, «Көмеш кыңгырау» газетасын пропагандалау максатыннан оештырыла.
1.2. Бәйгенең оештыручысы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы.

1.3. Бәйге 2017 елның 21нче октябреннән 30нчы ноябренә кадәр вакыт арасын эченә ала. Оештыручылар карары белән уздыру вакыты озайтылырга да мөмкин. Бу хакта оештыручы – «Көмеш кыңгырау» газетасы www. chelny-rt.ru cайты аша өстәмә хәбәр итә.

2. Бәйгене оештыручыларның бурычлары
2.1. Оештыручылар бәйге турында мәгълүматны киң катлам халыкка җиткерә, бәйгегә иҗади эшләр кабул итә һәм шулар нигезендә җиңүчеләрне билгели.
2.2. Оештыручылар массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгенең барышы һәм бүләкләү тантанасы турында мәгълүмат бирергә хокуклы.

3. Бәйгедә катнашучылар һәм уздыру этаплары
3.1. «Әнием-кояшым» бәйгесендә балалар бакчасына йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала.

3.2. Бәйге бер этапта уздырыла.

4. Бәйгене уздыру һәм бүләкләү шартлары
4.1. Бәйге ике номинациядә уздырыла:
«Рәсем» – төрле форматта, төрле алымнар кулланып эшләргә мөмкин.
«Кул эшләре» – төрле алымнар кулланып эшләргә мөмкин.

4.2. Бәйгедә катнашучылар иҗат эшләрен һәм гаризаларын 2017 елның 27нче ноябренә кадәр «Әнием-кояшым» бәйгесенә» дигән тамга белән шушы адрес буенча (423827, Чаллы, Яшь ленинчылар бульвары, 9 нчы йорт) «Көмеш кыңгырау» редакциясенә алып килергә яисә иҗат эшләренең фотосурәтләрен (бары тик башка шәһәрләрдә, авылларда яшәүчеләр өчен генә!) электрон почта аша ( Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш. ) җибәрергә мөмкиннәр.

Бәйгегә кибеттән сатып алынган эшләр кабул ителми.

Теләкнамә (заявка) 1нче номерлы өстәмәдә күрсәтелгән*

4.3 Һәр номинациядә 1нче, 2нче, 3нче урыннар билгеләнә, алар бүләк һәм диплом белән бүләкләнә. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла.
4.4. Бәйгене оештыручылар өстәмә кызыксындыру бүләкләре кертергә хаклы.
4.5 Бәйгедә катнашу өчен 100 сум күләмендә оештыру взносы каралган.

Реквизитлар 2нче номерлы өстәмәдә күрсәтелгән**

5. Бәйге комиссиясе
5.1. Бәйге комиссиясе «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Көмеш кыңгырау» җитәкчесе приказы белән раслана.
5.2. Комиссиягә танылган сәнгать әһелләре керә.

*1нче ӨСТӘМӘ

 «Әнием-кояшым» республика күләм иҗат бәйгесендә катнашу өчен теләкнамә

катнашучының исем, фамилиясе____________________________________________________________________ яше_______________ мәктәп, балалар бакчсы______________________ сыйныф, төркем _________ адресы_____________________________________________________________________________

Җитәкчесенең исем-фамилиясе, телефон номеры.

 

**2нче ӨСТӘМӘ

Реквизиты

Филиал АО «ТАТМЕДИА» “Редакция газеты «Комеш кынгырау»

ИНН/КПП 1655144950\165043001

Расчетный счет 40702810305480000461

Кор.счет 30101810000000000805

БИК 049205805

Наименование банка ПАО «АК БАРС» Банк г. Казань

Назначение платежа: конкурс «Энием-кояшым»

Наименование услуги: участие в конкурсе.

 

үзгәртелгән 23.10.2017 10:40

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту

Өскә