Гәзит турында

05.07.2011 12:29 | Сарбай киңәшләре Принтерга

«Көмеш кыңгырау» газетасының беренче саны 1996 елның 3 гыйнварында дөнья күрә.

Баш редактор: Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин.

Гамәлгә куючы: ОАО «Татмедиа»

Укучылары: 7 яшьтән 17 яшькәгә кадәр балалар, әти - әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар.

Күләме һәм форматы: А3, 8 бит.

Даимилеге: атнага 1 тапкыр, шимбә чыга.

Таралу рәвеше: абунә белән.

Таралу майданы: Татарстан.

"Көмеш кыңгырау" газетасы турында тасвирнамә.

"Көмеш кынгырау"- балалар һәм үсмерләр өчен чыга.

Эчтәлеген тематикага караган мәкаләләр, хикәяләр, шигыръләр, әкиятләр, башваткычлар, рәсемнәр, фотосүрәтләр тәшкил итә.

Даими рубрикалары:

  • Ачык ишек. Республикада булган кызыклы вакыйгалар
  • Сездә ниләр бар? укучылар язган кызыклы хәбәрләр.
  • Укучылар иҗаты. Шигырьләр, әкиятләр, рәсемнәр, хикәяләр.
  • Әдәби хәзинә. Балалар  өчен иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар.
  • Хатлар укыганда. Укучылар хатлары,
  • Шигъри тәрәзә. Поэтическое окно. Русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемәләр.
  • Кәүсәр чишмәсе. Дин Әхлак Тәрбия.
  • Яраттыра беләләр. Йорт хайваннары турында хатлар, рәсемнәр.
  • Гыйбрәт өчен. Тормыштагы төрле яман күренешләр, эчкелек, наркомания, уен автоматлары, сукбайлык күрәзәчелек белән мавыгу, һ.б.
  • Янар Чәчәк. Өлкән сыйныф укучылары өчен махсус сәхифә (Таныш булыйк, шөгылым шатлык китерә, Юк.. Килешәм...Ә бәлки рубрикаларын үз эченә ала)
  • Сезгә бәйрәм бүләк итәбез. Бәйрәм кичләре сценарийлары.
  • Сорагыз - җавап бирәбез. Кино, эстрада артистлары, күренекле спортчылар һ.б.
  • Бу кызык. Хайваннар, үсемлекләр Доньясыннан, тарих, география, фәннәреннән кызыклы мәгълүматлар.
  • Көн дә бер әкият. Халык һәм күренекле әкиятчеләр иҗатыннан.
  • Әкиятне үзебез язабыз. Укучылар язган әкиятләр.
  • Телеңне йотма. Ризык рецептлары.
  • Бергәләп ясыйк. Кул эшләренә өйрәтү (карвинг, оригами, квиллинг һ.б.)
  • Сәяхәтчеләр клубы. Чит илләр турында мәгълүмат.
  • Борын-борын заманнарда. Борынгы заманнарда булган хайваннар (динозаврлар) хакында.
  • Юаныч. Иң кечкенә укучылар өчен махсус сәхифә.
  • Табигать сулышы. Табигать, экология проблемалары турында.
  • Тереклек дөньясы. хайваннар турында.
  • Спорт. Күренекле спортчылар, актив балалар, спорт яңалыклары.
  • Киңәшләр төенчеге

Шуңа өстәп "1 июнь балалар көне", 30 август (Татарстан көне) һәм 1 нче сентябрь (Белем көне), "Яңа ел", "23 февраль ир - егетләр көне", "8 март кызлар көне", 1 апрель көлке көне", " 26 апрель -  Габдулла Тукай туган көн", "һәм 1 - 9 май бәйрәмнәре уңаеннан махсус саннар чыгару каралган.

Аерым районнарга багышлап саннар чыгару да гамәлгә кертелгән.

Балаларны кул эшләренә (чигү, оригами, пластилиннан әвәләү, очкыч, көймәләр ясау, батик, саламнан сурәтләр эшләү һ. б.), файдалы үләннәр җыярга өйрәткән китапчыклар (кагыйдә буларак, июнь, июль айларында) чыгарыла.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Шушыңа охшаш язмалар: « Редакция КӨН ТЕМАСЫ »

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту