Редактор

Редактор

24.02.2018 10:51

Яшел Үзән егете — Олимпиада җиңүчесе!

Татарстан егете Андрей Ларьков Пхенчхандагы Олимпиадада 50 км ераклыкка чаңгы ярышында бронза медаль яулады.

Андрей Ларьков 25 ноябрендә Яшел Үзәндә туа. Чаңгы шуу белән Яшел Үзән шәһәренең «4 нче балалар һәм яшүсмерләр үзәге»ндә шөгыльләнә башлый. Беренче тренерлары В. А. Махалов Һәм Г. Н. Рожков була. Андрей – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.

Тагын бер рәсәйле Александр Большунов бүген 50 километрга чаңгычылар узышында көмеш медаль иясе булды. Ул Финляндия спортчысы Йиво Нисканенга нибары 18,7 секундка гына калышып финишка килде. 

24.02.2018 07:46

Роберт Миңнуллин Алинә Заһитова хакында: "Бу - татар тантанасы!"

Алинә Заһитова -билгеле хоккейчы Илназ Заһитов кызы. Ижау шәһәрендә яши. Тамырлары белән Актаныштан. Олимпия уеннарына әзерлек өчен соңгы ике елда Мәскәүдә шөгыльләнгән. 15 кенә яшьлек кызчыкны тренировкаларга әбисе йөртә. Алар икәүләп Мәскәүдә фатир "снимать" итеп яшиләр икән. Алинәнең 10 яшьлек Сабина исемле сеңлесе бар. Ул да фигуралы шуу белән шөгыльләнә.
23.02.2018 14:26

Ниһаять алтын!!!

Бүген Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча милләттәшебез Алинә Заһитова алтын медаль яулады. Көмеш – тагын бер рәсәйле Евгения Медведевада. Алинә һәм Женяның чыгышларына куелган бәя аермасы нибары 1,31 балл.

Кызларның чыгышлары дәвамында киеренкелек сакланды. Бер мизгелгә, Алинә үз программасында хата да җибәрде кебек. Ләкин чыгышын ахыргы минутларында үз-үзен кулга алды һәм тиешле барлык элементларны да башкарды.

Бергечләр фикеренчә, Евгения бернинди хатасыз, бик чиста һәм уңышлы чыгыш ясады. Фигуралы шууда бик сирәк була торган хәл: произволь программада кызларның баллары бертигез булды. Барысын да Алинә Заһитованың кыска программадагы гаять уңышлы чыгышы һәм югары баллары хәл итте.

Чыгышы ахырында Евгения Медведева күз яшьләрен тыя алмады. Ә Алинә, киресенчә, үзен бик җитди һәм тыныч тотты.

Кызларыбызның уңышлы чыгышы Рәсәйдән килгән атлетлар командасын гомуми исәптә 15 нче урынга күтәрде.   

22.02.2018 21:01

«Носкидан башка барысына да риза!»

Бәйрәмнәр күп бездә, шөкер! Ел саен февраль-март айларында бүләк бирешеп, котлашып алабыз. «Ни бүләк итим икән» проблемасы берәр ай алдан башлана хатын-кызда. 23 февраль алдыннан урамнарда уйга баткан хатын-кыз затын күрсәгез, белегез: сөйгәненә бүләк турында баш катыра ул. Төн йокылары кача, дус-туганнар үзара серләшә, киңәшә, кибетләрдә мәхшәр… Сөйлисе дә юк. Күңелле кыскасы. Ә эстрадабыз йолдызлары сөйгәннәреннән нинди бүләк өмет итә дә, ниләр әзерли икән соң?

 

Зөлфәт Зиннуров, гадәтенчә, артык уйлап тормастан, бик гади генә җавап бирде: «Хатыннан – бәлеш, балалардан котлап кочаклауларын!». Менә ичмасам, мужик! Эчтән генә Зөлфәтнең хатыннан көнләшеп куйдым.

 

Яшь, әле яңарак кына камыт кигән җырчы Рамил Закиров бик тормышчан кеше булып чыкты. Ул хәләл җефетеннән кырыну өчен гель, станок ише нәрсәләр өмет итә икән. «Кыскасы, носкидан башка теләсә ни бирсен!» дип кырт кисте Рамил. Күрәсең, бәйрәмгә бүләк рәвешендә носки алу буенча ачы тәҗрибәсе бар бахырның.

 

Әле бит аның кәҗәсе түгел – мәзәге, дигәндәй. Бүләк алудан бигрәк, бүләк көтүе кызыграк. Ә менә Гөлназ Сәфәрованың бүләк бирешүгә үз карашы. «Мин бик реалист һәм практик кеше булганга, иремә нәрсә кирәк икәнлеген сорыйм да, шуны бүләк итәм. Инде 9 ел бергә гомер итәбез, сюрпризлар яшеннән күптән чыктык. Быел 23 нә ул «Миңа шундый-шундый сәгать кирәк», дип сорады. Аласы гына калды», - дип елмая Гөлназ. Укыган кеше – укыган кеше инде, әби әйткәндәй. Баш катырып утырмый. Хәер, сәгате нинди фирманыкыдыр да, бәясе күпмедер – анысы да бар.

 

Ну шулай да иң акыллысы Зәмирә Рәҗәпова булып чыкты. Бәйрәм көнне ирен гастрольгә җибәрә икән. «Котлап смс кына язармын инде», дип сузды ул, хәйләкәр елмаеп.

21.02.2018 15:55

Регионара иҗади бәйге игълан ителде

Игътибар!

Шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган регионара иҗади бәйге игълан ителде. Әлеге бәйгене Татарстан язучылар берлеге, Мамадыш районы башкарма комитеты, районның мәгариф, мәдәният идарәләре, Үзәк китапханәләр челтәре оештыра. Бәйге балаларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, иҗат белән кызыксыну уяту максаты белән оештырыла һәм үз алдына сәләтле балаларны ачыклау бурычын да куя.

Конкурста түбәндәге номинацияләр буенча нәтиҗәләр ясалачак:

шигырьләр (3тән дә ким булмаска тиеш);

проза әсәрләре (хикәя, очерк, эссе);

әкиятләр (халык авыз иҗатын кулланып);

драма әсәрләре.

Иҗат эшләре 1нче апрельгә кадәр кабул ителәчәк. 2нче апрельдән 10нчы апрельгә кадәр иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 13нче апрельгә билгеләнгән.

Конкурска яшь категорияләрен исәпкә алып нәтиҗә ясалачак. 1-4 сыйныфлар – кече яшьтәгеләр төркеме дип санала, 5-8 сыйныфлар – урта төркем, 9-11 сыйныфлар – өлкән төркем.

Бәйгегә дәрәҗәле жюри нәтиҗә ясаячак, һәр номинациядә 1, 2, 3 урыннар һәм гран-при билгеләнәчәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры: 8 (85563)32650.

 

21.02.2018 08:22

Мария Сотскова - беренче унлыкка шанс бар

Кызларыбызның кыска программада чыгышы тәмам. Кызларыбыз дөньякүләм рекордлар белән беренче-икенче урыннарда әлегә. Соңгы булыпчыгыш ясаучы тагын бер талантлы спортчыбыз Мария Сотскова, ялгышлык җибәреп, бераз арттарак. Мариянең дә беренче унлыкка керергә мөмкинлеге бар. Ярышның дәвамын көтеп калабыз.    

21.02.2018 08:12

Алинә Заһитова - лидер! 82,92!!!

Алинәбез "Кара аккош" кыска программасы белән 82, 92 баллга чыгыш ясады! Әлегә беренчелектә бара. 

21.02.2018 07:58

Евгения Медведева - 81,61!!!

Бу минутларда Олимпия уеннарында кызларыбызның чыгышы бара. Кыска программа. Алинә Заһитова, Евгения Медведева һәм Мария Сотскова! Җан атабыз! Евгения – 81,61 балл!!!

20.02.2018 19:30

КӨТӘБЕЗ! ЫШАНАБЫЗ!!!

Олимпия уеннары дәвам итә. Иртәгә Мәскәү вакыты белән иртәнге 04:00 сәгатьтә фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында ярышның кыска программасы башлана. Әлеге спорт төрендә Рәсәйдән өч кыз: Евгения Медведева, Мария Сотскова һәм милләттәшебез Алинә Заһитова катнашачак. Кызларга уңышлар телибез!

Яуланган медальләр саны буенча Рәсәй командасы (дөресрәге, Рәсәйдән килгән атлетлар командасы) әлегә нибары 20 урында. Безнең спортчылар исәбендә 3 көмеш һәм 8 бронза медаль бар. Беренче өчлектә Норвегия, Германия һәм Канада.     

20.02.2018 11:05

«Идегәй»дән истәлек

 

И Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт –

Иелеп тәзем кылган йорт;

Анам килен булган йорт –

Иелеп сәлам әйткән йорт;

Кендегемне кискән йорт,

Керем-коңым юган йорт;

Бия сауган сөтле йорт,

Кымыз эчкән котлы йорт;

Идел – Җаек арасы

Елкы белән тулган йорт,

Казан – Болгар арасы

Кала белән тулган йорт;

Ашлы белән Ибраһим

Ашлык белән тулган йорт,

Ата-бабам тоткан йорт,

Котлы булсын туган йорт!

                                                 («Идегәй» татар халык дастаныннан өзек) 

«Идегәй» - татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Ул Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт. 17-18 йөзләрдә тулысынча формалашып бетә. «Идегәй»нең алтай, башкорт, казакъ, каракалпак, Кырым татарлары, нугай, төркмән, үзбәк милли версияләре дә мәгълүм.

“Идегәй” дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы-XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. Әсәрнең каһарманнары – Туктамыш хан, Аксак Тимер, Идегәй әмир һәм башкалар – үз заманының күренекле шәхесләре.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 112