13.02.2018 09:31

"Бабаңа сәлам әйт!"

Автор  Туфан Миңнуллин
Оценить
(2 голоса)

–Тыңлагыз әле, Туфан абый, бер мәзәк. Быел булды ул. Район сабан туенда. Йөрим шулай хатын белән кибетләр карап. Бер карчык каршыма чыкты да миңа карап тора.

-Нәрсә, әбекәй, бик ошадым мәллә? – дим.

Бер сүз дә әйтмәде бу, китеп барды. Бераздан тагын каршыма килеп чыкты, тагын төбәлеп карап тора. Мин дә карап торам моның күзенә – кызык бит. Болай җүләр кебек тә түгел. Өсте-башы да әйбәт, шәһәрдән кайтканга охшаган.

– Синең бабаң бармы? – дип сорый бу карчык.

– Бар, – мин әйтәм.

– Исеме Насыйбулламы? – ди.

– Насыйбулла, – дим.

– Фамилиясе Шәйдуллинмы, – ди.

– Шәйдуллин, – мин әйтәм.

– Аның әтисенең исеме Гобәйдулламы?

– Шулай, – дим.

– Аңа сиксән җиде яшьме, – ди.

– Шулай бугай, – дим.

– Исәнме әле ул?

- Исән-сау...

Әбекәй минем аркамнан сөйде дә:

-Бабаеңа сәлам әйт. Хәдичәдән диген, –  дип китеп барды.

Хатын белән көлештек. Өйгә кайткач бабайга сөйләдем ниләр булганын. Теге әбинең сәламен тапшырдым.

-Сәламәт булсын, – диде бабай.

Минем:

– Ә кем ул Хәдичә? – дип соравыма:

– Мин каян белим. Беткәнмени дөньяда Хәдичәләр, – дип кырыс кына җавап бирде дә умарталар карарга чыгып китте.

– Туфан абый, ничек уйлыйсыз, кем булды икән ул Хәдичә әби?

–Мин каян белим. Беткәнмени дөньяда Хәдичәләр, – дидем дә, эчтән генә Насыйбулла абзыйдан көнләшеп куйдым. Оныкларың аша сәлам әйтеп җибәрерлек Хәдичәләрең булса иде ул.

                             1997

Изменено 13.02.2018 10:32

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить