12.01.2018 13:36

Балалар уйлап тапкан кызыклы һәм кирәкле әйберләр

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Очкылык тотса...

Америкадагы бер мәктәп укучысы 13 яшьлек Мэллори Кьювмен очкылык тотудан дару уйлап тапкан. Кыз алма серкәсе һәм шикәр комыннан суыра торган кәнфитләр ясаган. Очкылык тотканда, бу кәнфитләр бик яхшы ярдәм итә икән.

 

Аланна Майерс 

Сырхауханәгә эләккәндә Аланна Майерска 8 яшь була. Аның яраларын һәр көнне бинтлар белән урарга туры килә. Ә бинтларны салдырганда Аланна бик көчле авыртулар кичерә. Шуннан соң кыз өенә кайткач, сабын, су һәм лаванда маен бергә кушып, сыекча ясый. Бинтларын салдырганда шуны сөртә, нәтиҗәдә, аның авыртулары кими. Аланна авыртуны баса торган сыекча уйлап табыла.

 

Әбисен сөендергән

Салкыннан саклану өчен йон колакчыннар ясау идеясе 15 яшьлек америкалы Честер Гринвудныкы. Ул тимераякта шуарга яраткан, әмма баш киемен бик өнәп бетермәгән, күрәсең. Ул әбисенә ике йон кисәген тимерчыбык белән тоташтырып бирүен сораган. Әбисе оныгына каршы килә алмаган, билгеле, башлык кимәсә дә, колаклары туңмас дип сөенә-сөенә эшләп биргән. 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить