12.01.2018 10:28

Бәхет телим!

Автор  Чаллы шәһәренең 3нче урта мәктәп укучылары иҗаты
Оценить
(0 голоса)

Укытучылары: Ләйсән Хафизова, Рәсимә Хафизова.

 

Бәхет телим!

Илебездә бар кеше дә

Бәхетле тормыш корсын.

Һәрбер йортта шат авазлар,

Көлү яңгырап торсын!

 

Кунакларга йөрешсеннәр,

Урыс, татар, марие.

Һәркемгә дә газиз бит ул –

Саклансын туган теле!

Алена Горшкова, 6Б сыйныфы.

 

Дусларга

(шаярту)

Безнең тату сыйныфта

Укый ике тел бете.

Берсе – Ралинә исемле,

Алинә – икенчесе.

 

Бу ике дус дәрестә

Утыралар сөйләшеп,

Тәнәфестә түзеп булмый,

Йөгерәләр әрләшеп.

 

Талашалар, тартышалар,

Чын дуслармы соң болар?!

Юктыр, минемчә, аларны

Кавыштыра парталар.

Дилүсә Кашапова, 6А сыйныфы.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить