09.01.2018 13:55

Скандинавча йөри беләсеңме?

Автор  Миләүшә Хәсәнова, Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбе укытучысы
Оценить
(1 голос)

Сәламәт булыйм дисәң....

Яңа ел бәйрәмнәренең озакка сузылуы, әлбәттә һәркемне ялыктыргандыр. Ни генә дисәң дә, аша да ят, аша да ят, уеннан узды бу. Инде китап укып та арытты. Әле ярый маллар бар, алар янына чыгып, бераз селкенеп керәсең, ичмасам.  “Болай булмый бу,” – дип, кечкенә кызымны иярттем дә, чана тартып урамга чыгарга булдым. Ә анда рәхәт: саф һава, җил юк, төн буе йөрсәң дә, туңарлык түгел. Шунысы кызык, безнең кебек өйдә ятып туйган кешеләр белән урам тулган, аерма шунда, алар чаңгы таягы тотып, “гуляйть” итеп йөриләр. Бигрәк тә бу моданы, өлкән яшьтәге апа-абыйлар үз иткән. Кызыксындым..... Бу хикмәкнең нәрсә икәнен, нәрсәгә файдалы икәнен белү өчен Алла биргән “интернет”ыбызга мөрәҗәгать иттем.

Скандинавча йөрү – спорт яратучыларның үзенчәлекле бер төре икән, ягъни махсус таякларга таянып йөрү, сәяхәт итүне аңлата. Бу сәламәтлек ныгытучы, ләкин инде популярлашып килүче спорт төре, 1997 елда Марк Кантан исемле табиб тарафыннан “Оригиналь скандинавча йөрү” исеме белән уйлап табылган. Әлеге идеяне фин чаңгычы-спортсменнары үз иткәннәр. Чөнки җәй көне дә чаңгы таягы белән йөргән чаңгычыларның  кышкы ярышларда нәтиҗәләре бик уңышлы булган. Беренчеләрдән булып бу төр йөрү белән Скандинавиядә, ә аннары Европа илләрендә - көнбатыш Себердә, Германиядә мавыгып киткәннәр. Хәтта махсус трассалар да булдырганнар.

Ә хикмәте, файдасы нәрсәдә соң әлеге йөрүнең, зыяны юкмы дигән сорау килә. Табибларның, фән белгечләренең исбатлавы буенча бу йөрү төре арка, кул башы мускулларын хәрәкәткә китерә, ягъни скандинавча йөргәндә кеше тәнендәге 90% мускул хәрәкәт итә. Мәсәлән, йөгергәндә гәүдәнең өске өлеше бик аз хәрәкәтләнә,  гади йөрү бары 70% мускулның селкенүенә булыша.  Шунысы да бар, таякларга таянып йөрү, тез, оча һәм бот сөякләренә, аяк табанына басымны киметә. Ягъни буыннар авыртуны, табан шпоралары, подагра авыруларын кисәтә. Таяк белән йөрү, гади йөрүгә караганда 1,5 тапкыр күбрәк энергия сорый, нәтиҗәдә симерү, тазару белән интегүчеләргә дә бик  файдалы чара. Шулай ук йөрәк мускуллары өчен дә менә дигән тренировка, чөнки йөрәк тибеше 10-15 кә арта. Гәүдә төзлеген матурлый, әлбәттә инде һава сулау күләмен дә 30% ка күтәрә.

Әлеге төр йөрү белән шөгыльләнүче кешеләрнең канындагы холестерин күләме азаю, эчәклекләрнең эшчәнлеге яхшыру, матдәләр алмашының яхшыруы, токсиннарның организмнан тизрәк чыгуы, гомумән әйткәндә организмда яшәрү күзәтелгән. Бүгенге көндә күп кенә сәламәтләндерү клиникаларында, санаторийларда бу дәвалау ысулын куллану зур нәтиҗәләр бирә икән. Хәтта буыннарга ясалган авыр операцияләр кичергән кешеләр дә 1 ай эчендә аякларына басып, тернәкләнеп чыгалар икән. Скандинавча йөрү иңсә, арка, муен авыртуы даими булганда, остреохондроз, сколиоз, бронхиаль асма, паркинсон, үпкә авыруы, невроз, деприссия, йокысызлык, артык тазалык белән интегүче кешеләр өчен аеруча файдалы.

Әлегә кадәр скандинавча йөрүнең зыяны турында әллә ни мәгълүматлар юк. Шулай да югары кан басымы, стенакардия, ягъни йөрәк авырулы кешеләргә саграк булырга, табиб белән киңәшергә кирәк. Йөргән очракта да тиешле таләпләрне катгый үтәп кенә йөрү шарт.

Йөрү техникасы гади: иң элек кул-аякларны төрле якларга сузып, аяк очларына басып, бер аяктан икенчесенә күчә-күчә сикергәләп разминка ясарга кирәк. Йөргәндә сул кул һәм уң аяк алга атлаганда, уң кул белән сул аяк артта кала. Йөргәндә башта үкчә, аннан соң аяк очына басарга кирәк. Таякларга артык нык таяну ярамый, кулны күтәргәндә терсәкләр 450 почмак ясап бөкләнергә тиеш. Таякларның озынлыгы кешенең буена карап сайлана. Үз буенның озынлыгын 0,68 (±5 см) коэффициентына тапкырларга кирәк (мәсәлән 175 буй озынлыгы х 0,68 = 119 см таяк озынлыгы).

Һәммәгез дә сәламәт булыгыз, саулыгыгызны яшьтән саклагыз!

(Мәгълүматлар интернеттан алынды)

 

 

Изменено 09.01.2018 14:05

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить