14.11.2017 11:54

Кайту

Автор  Сирень Якупова
Оценить
(0 голоса)

Юл читенә килеп туктаган халык телендә «фура» дип йөртелгән йөк машинасыннан кулына зур кара сумка тоткан бер солдат сикереп төште. Ул рульдә утыручы үзе кебек үк яшь егеткә елмаеп кул болгады да, арыш басуы аша тасма булып сузылган сукмакка борылды.

Рәис, солдатның исеме шулай иде, ун-унбиш адым атларга да өлгермәде, каршысына, җир астыннан пәйда булгандай, зур гына бер эт килеп чыкты. Көтелмәгән очрашудан икесе дә дерт итеп, баскан җирләрендә катып калдылар. Күзләр очрашты. Шулчак егетебезнең кояшта янып каралган йөзен шатлыклы елмаю балкытып җибәрде:

– Актүш! Актүш! Привет! Иди сюда, Актүш!

Эт кузгалмады. Башын әле бер якка, әле икенче якка кыек салып, колакларын торгызып: «Кем соң бу? Тавышы да таныш, йөзе дә. Исемемне дә белә, тик ниндидер ят сүзләр генә кушып әйтә», – дигәндәй, күзләрен мөлдерәтеп карап тора бирде. Рәис Актүшнең мондый аптыраган кыяфәтен күреп, кычкырып көлеп җибәрде:

– Вәт дурак та инде бу абыең, Актүш, әйеме? Урысча эндәшәм икән бит мин сиңа, этем дә аңламаган телдә! Актүш, Актүшем минем, кил әле яныма, каршы аласыңмы братыңны? Онытмадыңмы?

Эт белән егет икесе берьюлы бер-берсенә якынлаштылар. Рәис, чүгәләп, дүртаяклы дустын кочаклап алды, маңгаен аның маңгаена терәде, куллары белән бертуктаусыз сыртындагы йоныннан сыйпады. Аннан: «Бир бишне!» – дип, элекке гадәт буенча уң кулын сузды. Актүш тә җавапсыз калмады, уң тәпиен күтәреп, солдат абыйсының учына салды...

– Шәп иткәнсең каршылап, Актүш. Ату биш чакрымны ялгызым кайтырга күңелсез булыр иде. Хәер, ни сөйлим. Юк! Юк! Бишне түгел, иллене дә җәяүләп йөгерергә риза. Өйгә кайтам бит, өйгә!

Рәис очрашу сөенеченнән сукмак читендәге чәчәкләр өстенә ташланган сумкасын кабат иңенә асты, бил каешын рәтләде һәм зур-зур адымнар белән күңелен магнит кебек тартып торучы авылы ягына юнәлде. Актүш тә аңа иярде. Тик никтер ул элеккечә хуҗасын көтә-көтә алдан йөгермәде, йә янәшә, йә бөтенләй артка калып атлады. Ә егет бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде, сорау арты сорау яудырды, берничә тапкыр: «Кайтам инде, кайтам туган ягыма, кырларыма-тугайларыма...» – дип, җырлап та алды.

– Син миңа авыл хәлләрен сөйлә, Актүш. Әнием ничек, исән-саумы? Энекәш егет булгандыр инде, буе белән мине уздымы әле? Узгандыр, ул әтигә охшаган, эре сөякле. Соңгы ярты елда үзем дә хат яза алмадым, аларның да хәбәрләре мине эзләп тапмады. Табарлык җирдә түгел идек шул без, бөркетләр дә адашырлык тау-таш арасында йөрдек. Йөрү бер хәл, сугыштык без, бр-р-рат, кан коештык. Үлем белән качышлы уйнадык. Ишеткәнең бармы? «Раз, два, три, четыре, пять – кто не спрятался, я не виноват...» Их, Актүш! Күпме егет әрәм булды. Күпме авыл җимерелде, балалар, аналар ятим калды...

Ә безнең яклар нинди тыныч! Җан рәхәте бит безнең яклар!

Рәис кинәт Актүшкә борылды:

– Карале, маэмай, син бик моңсу күренәсең әле. Урыс әйтмешли, кая «пистолет» койрыгың? Әллә мин кайтуга шатланмадың да инде? Йә, үпкәләмә, шаяртам гына. Хәтерлим, хәтерлим, ике ел элек армиягә киткәндә машина артыннан ничек йөгергәнеңне, бөтенләй хәлең беткәч кенә тукталдың бит. Беләсеңме, әни белән хушлашканда да еламый түзгән идем, син күздән югалгач әллә нәрсә булды, яшьләремне тыя алмадым... Молодец! Озатып калдың, каршы аласың. Синдәй тугры дуслар сирәк ул. Әнә Мәйсәрә апаңнан бары ярты ел хат килде. Үзең беләсең, башкага кияүгә чыккан. «Яратам, имеш, көтәм, имеш...» Син ни карадың соң, Актүш? Кичен капка төпләренә килгән бер егетнең ботыннан тешлә, икенче килмәслек булсын, дип өйрәтеп калдырган идем түгелме? Эх, син, сакчы!

Рәис туктап, этне кабат сыйпый-иркәли башлады:

– Зу-ур булып үскәнсең, мал-лай! Ояңа көчкә сыясыңдыр. Алла теләсә, кайтып бер-ике көн ял итәбез дә эшкә тотынабыз: җәй үткәнче яңа мунча җиткерербез, ә калган такта башларыннан сиңа иркен оя ясарбыз, килештекме?

Нигә мунчамы? Тауларда йөргәндә сүз биргән идем. Исән-имин туган якларга әйләнеп кайтсам, ак мунча салып, каен утыны ягып, мәтрүшкәле, әремле каен себеркесе пешереп, күрше Кәримә әбине пар башлап мунча керергә чакырыр идем, дип. Мунча чыккач, әни белән икесенә тәмләп эчәргә һинд чәе белән җимешләр дә байтак әле сумкамда.

Тыңла, дустым, син дөньяга тумаган чакта, мин сигезенче класста укып йөргәндә булды бу хәзер дә колак очларыма тиклем кызарырга мәҗбүр иткән хәл. Бездә беренче апрельне алдау көне дип йөртәләр. Көн тууга тотына бала-чага, аеруча безнең ише малай-шалай бер-берсен алдарга, алданырга, шуңардан кызык табып көләргә. Әни әйтмешли, уеннан уймак чыгып, елашка чаклы барып җитә. Менә шулай ул елны да көлешеп-елашып арыгач, күрше малае Зөфәр әйтеп куймасынмы:

– Рәис, әйдә Кәримә әбине кызык итәбез: мунчага дәшәбез! Ул ышаначак, һәр ял саен сезгә мунча юынырга йөри бит. Бу юлы атна уртасында да ягарга булдык, диярсең.

Мин әз-мәз карыштым да ризалаштым бит, дивана. Кереп киттем Кәримә әбигә. Күземне дә йоммый әйтеп салдым мескен карчыкка:

– Әби, бүген мунча яктык, тиз генә кер, әни ашыгырга кушты!

Ул кабалана-кабалана ару киемнәрен барлый калды, мин тизрәк чыгып тайдым. Аннан соң, малайлар белән койма артына посып, күрше әбинең салкын мунчага кереп киткәнен һәм бераздан сукрана-каргана килеп чыкканын карап тордык. Вәт акылсызлар, тәгәри-тәгәри көлдек тә әле. Тавышка чыккан әнием, хәлне аңлагач, нишләргә белмәде, мескен. Бичара карчыкны, бераз күңеле йошармасмы, дип: «Әйдә, Кәримә астай, баллап чәй эчик, пәрәмәч та пешердем», – дия-дия юмалап, өйгә алып кереп китте.

Ну, Актүш, эләкте дә соң миңа әнидән бу шуклыгым өчен! Мәңге онытасым юк. Кәримә әбекәй исән-саудыр бит? «Мин теге дөньяга бер дә ашыкмыйм, әнә, ашыкканнар бара торсын. Рәис улымның кайтканын үз аягымда көтеп алам, Аллаһы боерса», – дип озатып калган иде. Сүзендә тора торган карчык ла ул безнең күрше!

Рәис кабаттан: «Кайтам инде, кайтам туган ягыма...» – дип көйләде. Сагынудан, сусаудан әлсерәгән йөрәге менә чыгам, менә чыгам дип күкрәк читлеген төйде, күңелен уйлар өермәсе чолгады...

И туган җир, туган авыл, әнием, туганнарым! Ике ел эчендә ике генә көнгә дә истән чыкмадыгыз бит, төшләремә кердегез, телләремнән төшмәдегез. Маңгай күзем бихисап матур җирләрне күрде: Каф тауларына мендем, Кара диңгездә йөздем, ал чәчәкләрдән ут булып янган казах далаларын гиздем. Ә күңел күзем боларның берсен дә шәйләмәде, туган якның сулары-чишмәләре, болыннары гына иде уемда. Безнең авылдан да матур авыл бөтен җир шарында юк бит ул! Кечкенә, бер урамлы гына булса да, аның янында «Парижларың ял итә!» Бәлки әле авыл бу ике ел эчендә зурайгандыр, үскәндер, кем инде үз теләге белән аны ташлап читкә китсен ди. Әнә җиде чакрымда гына урта мәктәпле олы авыл бар. Анда тормыш нәкъ шәһәрдәгечә: урам тулы машина, сукмакларына кадәр асфальт түшәлгән, авылдашлар бер-берсен белеп, танып та бетермиләр хәтта. Юк, ошамый Рәискә алай яшәү. Үз авылын, кендек каны тамган газиз җирен, туып-үскән йортын өзелепләр ярата ул. Туган йорт дигәннән, быелга булмас, ә менә ике-өч елдан, Алла теләсә, яңа өй дә төзеп куярлар әле... Солдат татлы уйларыннан бүленеп, кабат юлдашына эндәште:

– Актүш, озакламый кайтып җитәбез! Үр генә менәсе дә колач җәеп йөгереп төшәсе! Мин синең бу моңсулыгыңның сәбәбен тәки аңлый алмадым, маэмай, телең юк шул әйтергә...    

Әйе, Актүш кешеләр кебек үк сөенә, елый, үпкәли, әрни белсә дә, кичерешләрен теле белән аңлата алмый. Ә бүген ул моңа шат та әле. Чөнки, әгәр дә сөйләшә белсә, ничек итеп Рәискә авылның быелгы яз башыннан ук ятим калуын, соңгылардан булып аның әнисенең дә күрше, инде район үзәгенә әверелгән олы авылга күченүен әйтер иде икән? Ничекләр итеп егетнең туган йортын-бишеген сүтеп, утынга булса да ярар, дип, машинага төяп алып китүләрен сөйләр иде? Бүген аларның ишек алдында иске кара мунча белән Актүшнең оясы гына чалшаеп калды дисә, солдат егет нишләр? Ә Кәримә әби турында, «перспективасыз» авылның бөтенләй бетәчәген ишеткән көндә үк урын өстенә егылып, өч көн, өч төн саташып ятканнан соң үлеп китте, дисенме? Ярый әле Актүш сөйләшә белми...

Шулай да сизгер эт җаны аңлый иде: бу аның өчен айлар буе көтеп алынган бик мөһим көн. Бүген ул икеләтә көчле, икеләтә батыр булырга тиеш. Чөнки солдат егет бушап калган нигезне кочып елаганда, аның тузан аралаш яшь белән капланган йөзен сөртәсе, дөресрәге, ялап аласы бар. Ул шулай үкси-үкси җиргә ятып йоклап киткәч, күлмәк чабуыннан тартып уятасы һәм икәүләп, улын көтүдән тәмам гаҗиз булган, билгесезлектән бәгырь итләре телгәләнгән ана янына кайтасылары бар. Иртәгәсен урманга барасы, агач әзерлисе, туган нигезгә яңа өй саласы, оя төзисе... Күп, бик күп әле алда эшләнәсе эшләр. Җебеп төшәргә һич тә ярамый!

Актүш, кинәт кемдер аңа чабышка старт биргәндәй, алга ыргылып, бар көченә йөгереп калкулыкка менде һәм туктап, башын югары күтәреп, Рәисне көтә башлады.    

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить