ЯЗМАЛАР
Чал­лы­ның 52нче мәк­тә­бен­дә уку­чы уку ал­дын­гы­ла­ры – 8Б сый­ны­фы уку­чы­ла­ры Аза­лия Сол­та­но­ва, Дә­лия Сә­я­хо­ва, Лу­и­за Га­ли­мо­ва, Ди­а­на Әх­мәт­ши­на.   Ак ка­нат­тай ак алъ­яп­кыч иң­дә, Бе­лем кү­ген ко­чар ча­гы­быз. Та­тар мил­лә­те­нең ки­лә­чә­ге, Як­ты бу­лып атар та­ңы без!
Прочитано: 73 раз
Кешелек һәм хайваннар дөньясы барлыкка килгәнче, җир йөзендә гөлләр патшалыгы булган, ди, имеш. Бу патшалыкта нинди генә гөлләр үсмәгән. Аларның кайберләре үзләренең таҗ купшылыклары, төсләре белән әсир итсәләр, икенчеләре хуш исләре белән дан тоткан. Гөлләр патшалыгының патшасы – Гөләп, ә патшабикәсе – Гөлҗимеш исемле булган. Патшаларның вәзирләре, хезмәтчеләренең исәбе-хисабы булмаган. Ә Гөләп патшаның бердәнбер вәзире кайчандыр Кактус исемен йөрткән. Тик Гөләп патша һәм Гөлҗимеш патшабикә Кактус чәчәкләренең исен яратмаганга, аны үзләреннән ераккарак – ком чүленә күченеп китәргә мәҗбүр иткәннәр. Тамырлар йомшартучы башсыз, телсез суалчаннар һәм дәвалаучы, нәсел калдыруда
Прочитано: 85 раз
25.10.2017 13:17

Көзге табыш

Көзнең иң матур чагы – әбиләр чуагы! Кояш үзенең тылсымлы нурлары белән бөтен дөньяны иркәли. Әйтерсең лә, җәй дәвам итә! Агачлар сихри балкыш кочагында... Коелырга өлгермәгән саргылт-кызыл яфраклар, күзләрне камаштырып, кояш нурларында тагын да матуррак булып күренәләр. Гүя ки агачларга берсеннән-берсе затлы, берсеннән-берсе татлы җимешләр эленгән! Гомумән, көзләрдә ниндидер серлелек бар... Җир өсте сап-сары, әйтерсең лә, алтын келәм җәелгән! Хәтта өстенә басарга кызганыч – табигать-анабыз тарафыннан яратылган, искитмәле яфраклардан гына торган бизәкләр бозылыр сыман! Юк, юк, ялгышканмын икән: бизәкләр бозылмый, андагы яфраклар, киресенчә, урыннарын алмаштырып, атлаган чагында а
Прочитано: 72 раз
В Казани состоялся финал республиканского этапа Всероссийского конкурса лидеров и руководителей детских и молодежных общественных организаций «Лидер XXIвека».     На заочный этап было подано 324 заявки со всей республики, по итогам заочного этапа в республиканском этапе приняли участие 184 человека со всех муниципальных районов Республики Татарстан. Город Набережные Челны представляли 14 участников по 7 номинациям:   - «Лидеры детских общественных объединений от 11 до 13 лет» – Чивилев Даниил – ВПК «Флагман»; - «Лидеры детских общественных объединений от 14 до 15 лет» – Филиппова Анна, Костина Кристина –&n
Прочитано: 77 раз
«Нур» яшьләр үзәгендә сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе үтте. «Яраткан татар шагыйре иҗаты» номинациясендә 1нче урынны УУ ТИСБИ филиалы студенты - Лиана Закирова, 2нче урынны – Алабуга институты укучысы Алсу Ибрагимова, 3нче урынны - Фәридә Ахметова яулады.  «Үзе иҗат иткән шигырь» номинациясендә - Алена Евдокимова, 2нче урынны - Айсылу Давлетова, 3нче урынны - Илсөяр Зарипова яуладылар. Барлык катнашучылар диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.  http://www.nabchelny.ru/news/28705  
Прочитано: 55 раз
20нче октябрь көнне Җиңү паркында Картиналар галереясы хезмәткәрләре кызыклы экскурсия оештырдылар. Чара «Паркның флора һәм фаунасы» темасына викторина белән үрелеп барды. Азакта барлык катнашучылар яфраклардан «Минем яраткан паркым!» дип аталган картина ясадылар. https://vk.com/club107841059
Прочитано: 73 раз
Әбиләр чуагының ямьле бер көнендә без Манзарас авылының икенче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән су буена экскурсиягә бардык. Һәр фасылның үз матурлыгы бит. Төсләргә бай көзнең әле иң матур мәле! Киң ябалдашлы мәгърур агачлар кызгылт-сары күлмәк кигән. Ә каеннарның алтын яфраклары кояш нурларында җемелдәшә. Анда-санда үрмәкүчнең көмештәй җепләре шәйләнә. Ниләр генә эшләмәдек без балалар белән! Аяк астындагы кыштырдавык келәмне шаярышып күккә чөеп уйнадык. Колач җитмәслек талга үрмәләп, фотосурәткә төштек. Үз көенә аккан челтер чишмә суыннан авыз иттек. Экскурсиядән бик шат һәм канәгать булып кайттык.
Прочитано: 82 раз
Балаларны китапханәгә, димәк, китап дөньясына кече яшьтән үк җәлеп итәргә кирәк. Бу китапханә хезмәткәрләренең – китапханәче апаларыгызның даими игътибар үзәгендә. Безнең Кукмара балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Фирдания Фирдинант кызы шөгыльләнә. Бүгенге көндә ул унбер балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тора. Кечкенәләрнең һәрчак кызыксынырга яратуларын аңлап, ул алар өчен билгеле бер теманы үз эченә алган китапханә дәресләре, әңгәмәләр, уеннар, викториналар үткәрә. Күптән түгел Кукмараның 7нче «Кыңгырау» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйларыбыз өчен Фирдания Закирова «Көз безгә ни алып килә?» дигән кызыклы әдәб
Прочитано: 83 раз
Татар исемнәрен туу таныклыгына язганда, гадәттә, урысчалаштырып, бозалар. Балаларым тугач, мин аларның исемнәрен боздыртмадым. Таныклыкның урысча битенә улым Илханның исеменә «л» хәрефеннән соң нечкәлек билгесе куйдыртмадым, кызым Илдинәне – Илдинэ дип яздырттым. Быел 6 яшьлек кызым Илдинә шахмат түгәрәгенә йөри башлады. Беренче көн баргач, кызымны сыйныфка кертеп җибәрдем дә ишек кырыендагы урындыкка утырдым. Ишек аркылы тренер Марина Олеговнаның балалар белән танышуы ишетелә. Аңа һәр бала үз исемен әйтә. Чират минем кызыма да җитте. Кызым: –       Илдинә, – ди. Шахмат тренеры аның исемен урысчага әйләндереп: –  &n
Прочитано: 75 раз
24.10.2017 15:05

Мин бәхетле!

Исәнмесез, «Көмеш кыңгырау» газетасы укучылары! Мин , Элина Карпова , Кукмара районы Село-Чура авылы мәктәбенең 6 нч ы сыйныф ында укыйм. Буш вакытларымда рәсем ясарга, китаплар укырга, шигырьләр язарга яратам. Б ерничә шигыремне сезгә дә тәкъдим итәм. Бәхет Мин бәхетле, чөнки бүген Яшимен туган җирдә. Киләчәккә ак өметләр Баглаган тыныч илдә.   Һәрвакытта таянычым Әти-әнием янда. Күңелсезлек, борчылулар Онытыла бары да.   Мин бәхетле, көләч йөзле Апаларым булганга. Авыр чакта юатырга Әзер булып торганга.   Мин бәхетле бу дөньяга Сеңлекәшем туганга, Йөгереп килеп, «апам» диеп, Нәни кулын сузганга.   Мин бәхетле янәшәмдә Якын дуслар булганга, Бар эш
Прочитано: 63 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 10 из 165