ЯЗМАЛАР
  2018 елның 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумда катнашу өчен гаризаны театраль коллективлар һәм, шулай ук, театрль һөнәр ияләре: актерлар, режиссерлар, сценографлар, хореографлар, менеджерлар, әдәби бүлек мөдирләре, журналистлар, театр тәнкыйтьчеләре һ.б. бирә ала. Гаризалар 2018 елның 15 апреленә кадәр  Камал театры сайтының “Проектлар – Нәүрүз – Форум 2018” бүлегендә кабул ителә. ““Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум  театраль текстка багышлана – &ldqu
Прочитано: 228 раз
Бәхетсез бүре баласы («Б» хәрефенә  башланган сүзләрдән  әкият) Былтырдырмы, быелдырмы – бер бәләкәй Бүре баласы берүзе бәйрәмгә бармакчы булган. Бизәкле бумази бишмәтенең биленә бодай башакларыннан билбау буган. Башындагы бөдрә бәрән бүреген бриллиантлы брошка белән бизәгән. Буынтыклы бармакларына берьюлы биш балдак, беләкләренә берәр беләзек, балакларына бака ефәгеннән булган бау беркеткән. Бантиклы, баланлы башмакларына багып, бераз биеп бөтерелгән. Биштәренә баян, балалайка, быргы-барабанны борынгы боргычлы борау белән борып, боҗраларга беркетмәкче булган. Бусагадагы бүкәнгә бәрелеп, биштәре бишкә бүленгән. Бәләкәй бүре баласы бик борчылган, бәргәләнгән. Борчы
Прочитано: 250 раз
  Әниләребез – җирдә иң газиз, якын кешеләребез. Без тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз! Әниләр – өебезнең яме. Тиздән 8нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне җитә! Без кадерле әниләребез өчен бик тырышып бүләкләр әзерләдек – чәчкәләр ясадык. Безнең үз кулларыбыз белән ясаган кечкенә генә бүләкләребез өчен әниләребез бик сөенер, дип уйлыйбыз. Чәчәкләрне ясау өчен махсус таяклар, мамык уралган таякчыклар, гофрланган төсле кәгазьләр, төрле төстәге пластилиннар, ә ваза урынына – пластик стаканнар кирәк булачак. Пластилиннан кечкенә түгәрәк шарчыклар әзерлибез. Махсус таягыбызны гофрланган кәгазь белән әйләндереп алып, «яшел сабак&raq
Прочитано: 231 раз
01.03.2018 18:02

Хөкем

Җил җитезлеге белән очкан машина, урман кырыена җиткәч, шып итеп туктап калды. Машинадан чыккан тәбәнәгрәк буйлы калын гәүдәле ир-ат куллары артка каерып бәйләнгән егетне этә-төртә агачлар ешлыгына өстерәде. Йончыган карашлы егет күз карашын әйләнә-тирәгә йөгеретеп чыкты да, үзенә ярдәм итәрдәй бер җан иясен дә тапмагач, карусыз алга атлады. - Тизрәк кымшан, - дип теш арасыннан чыккан тавыш белән әмер бирде аңа ир-ат.   - Мансур абый, зинһар, җибәрегез мине! Кичерегез... – дип ялвара башлады егет кинәт җиргә тезләнеп. - Тор, Марат, мескенләнмә. Миңа синең гафу үтенүең кирәк түгел... Урман эченә шактый кергәч, ир, туктап, кесәсеннән богаулар чыгарды һәм тирә-ягына каранып нидер эзл
Прочитано: 288 раз
01.03.2018 11:04

ЯЗ ИСЕ...

Яз исе! Яз исе! Яз исе… Кулларның килә җир казыйсы, аякның каядыр чабасы, күзьяшьнең агасы, агасы…   Яз исе! Яз исе! Яз исе… Киләдер дөньяны таслыйсы, телемнең – җылы сүз әйтәсе, йөрәкнең яшьлеккә кайтасы…   Яз исе! Яз исе! Яз исе… Килә бер шашынып назлыйсы, тылсымлы учаклар ягасы… Кар суы булыплар агасы…   Яз исе! Яз исе! Яз исе!  
Прочитано: 191 раз
Мин Үлемне уң беләгемдә тойган көннән дөнья үзгәрде. Кешеләр, үзләренең катлы-катлы кабырчыгын салып, нур көлтәсенә әверелде. Баштарак бу үзгәреш мине куркытса да, акрынлап күнектем. Болай җиңелрәк тә иде. Юкса һәркемнең эчендә ни яшеренеп ятканын юрап баш ватарга туры килә. Барыбер берсенең дә чын асылына төшенеп җитә алмыйсың. Ә хәзер... Хәзер һәркемнең нурлары нинди төс таратуына күз ташлап, аның кем булуын беләсең. Ул нурлар, нәкъ син әйткәнчә, Салават Күпере төсләрендә. Мин синең җирдә чакта нинди төс таратуыңны ваемлап бетермәсәм дә, ул нурның яктысын бүген беләгемдә тоям. Салават Күперендә ничә төс барлыгын миңа иң беренче булып күрсәткән кеше син булдың. - Кызым, күрәсеңме, Салават К
Прочитано: 242 раз
Үземә үзем психолог  27нче февраль – оптимистлар көне   Оптимистмы син?    1. Синең төшләрең: а) куркыныч; б) аңлаешсыз; в).төсле; г) матур, якты, рәхәт.   2.Йокыдан тору белән нәрсә турында уйлыйсың? а) Һава торышы; б) яраткан эшең ; в) яратмаган эшең; г) яраткан кешең ; д) яратмаган кешең турында.   3.Иртәнге ашың ничек уза? а) Иртәнге ашның билгеле вакыты бар, башта өстәлне матур итеп әзерлим, аннары ашыкмыйча утырып ашыйм ; б) иртәнге аш вакытында йокы туймаганга зарланам ; в) ашаганда сөйләшергә яратам ; г) еш соңга кала м, шуңа тиз-тиз генә ашыйм .   4. Газета укыганда беренче чиратта нинди материалларга игътибар бирәсең? а) Ик ътисади һәм сәяси
Прочитано: 224 раз
1 март/ «Кичер мине, әнкәй” / Р.Батулла Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән моңсу комедия.  Әсәр үзәгендә ана белән ул арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр ята. Спектакльдә вакыйгалар безнең көннәрдә гади татар авылында бара. Баш рольдә — театрның әйдәп баручы артистларының берсе – Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллина. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куйган. Башлану вакыты:  18:30 7 март / “Саранлыктан дәва” / В.Илюхов Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле интерактив музыкаль әкиятнең премьерасы 14 февральдә булды. Әлеге
Прочитано: 212 раз
26.02.2018 13:20

Рәхәт чаклар

Ашыгабыз, ашкынабыз, «Тизрәк үсәргә», дибез. Инде үсеп буй җиткәч, «Балачак кайтсын», дибез.   Сабый чакта бар да рәхәт, Татлы төш, хыял илем. Әти-әни кочагында Мәңгегә калыр идем.  
Прочитано: 172 раз
Укучыларыбыз иҗаты Се ңлем Әти белән әни безгә Сеңел бүләк иттеләр. Үземне дә, энемне дә Бик бәхетле иттеләр.    Исеме дә матур аның, Илзия диеп куштык. Чын күңелдән рәхмәт әйтеп, Әти-әнине кочтык. Әз генә йоклап алса да, Йокысы бик тиз туя. Калдырмый уенчыкларын, Уйнагач – җыеп куя. Өчәүләшеп уйнаганда, Өебез гөрләп тора. Безнең «эштән» кайтканны, Сеңлебез көтеп тора.  
Прочитано: 236 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 8 из 193