ЯЗМАЛАР
Безнең 63нче «Энҗекәй» балалар бакчасында сәләтле балалар бик күп. Шулар арасыннан Энҗе Шакирова турында сөйләп китәсем килә. Энҗегә 6 яшь кенә булса да, ул шәһәркүләм бәйгеләрдә катнашып урыннар ала, лауреат була. Энҗенең үрнәк алырдай кешесе дә бар. Аның әнисе Ландыш ханым да җырчы. Энҗе 3 яшендә үк әнисе белән бергә чыгыш ясап, дипломнар яулады. Күптән түгел «Бәхет йолдызы» конкурсы булды. Бу бәйгедә дә Энҗе беренче урыннарның берсен яулады, лауреат исемен алды. Энҗе бар яктан да сәләтле бала. Ул җырлап кына калмый, бик матур итеп татар халык биюләрен башкара, шигырләр дә сөйли. Бакчабызда шундый сәләтле балалар булуы белән без бик горурланабыз. Энҗегә киләчәктә иҗ
Прочитано: 177 раз
Рәсем ясарга яратам  Таныш булыгыз, каршыгызда Сафия Бурченко. Ул Чаллы шәһәрендәге 8 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныфында белем ала. Аның көндәлегендә бар фәннән дә “5”леләр генә. Сафия биергә, җырларга, рәсем ясарга ярата. Кул эшләренә дә оста. Чаллының 2 нче сәнгать мәктәбендә дә алдынгылар рәтендә. Сафиянең рәсемнәре күп кенә конкурсларда җиңү яулады. Ул “Көмеш кыңгырау” уздырган “Әнием-кояшым” республика иҗат бәйгесендә 2 нче урын яулады. Бу аның өчен дә, якыннары өчен дә зур шатлык булды. . Бүгенге күргәзмәбездә Сафиянең иҗат эшләре белән таныша алырсыз.   
Прочитано: 187 раз
уенчык та ясап була алка Дачага
Прочитано: 174 раз
Кыр чәчәкләрен өзеп син, Суздың минем кулларга. Кадерләп суга утырттым, Назым биреп аларга.   Утыралар чәчәкләрем Хуш исләрен таратып. Һәр мизгел аларны күзлим, Сокланып һәм яратып. Ул чәчәкләрдә чагыла Якты кояш нурлары. Әкрен искән таң җилләре, Чишмәләрнең моңнары. Төрле кыр чәчәкләрендә Купме сихри гузәллек. Әллә сөю көч бирәме Җирне ямьгә күмәрлек. Сөю таҗындагы назлар Калды минем йөрәктә. Кыр чәчәкләрен һәр ел да Бир син миңа бүләккә.  
Прочитано: 149 раз
  Бәйге 23 нче январь көнне шәһәрнең тантаналар сараенда үтте.Нәкъ менә әлеге көнгә туры килүе дә очраклы түгел, чөнки 25 январь Россиядә студентлар көнен билгеләп үтәләр. “Ел студенты”нда барысы 51 укучы катнашкан. Шулар арасыннан, жюри әгъзәләре 32 финалистны сайлап алган.   “Гран-при номинациясе» 2016 елдан бирелеп килә, быел исә ул Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты  Алексей Володинга  бирелде. Ул, күләме 33 меңне тәшкил иткән, Әлфия Когогина исемендәге стипендиягә ия булды. Бүләкне җиңүче дәүләт думасы депутаты Әлфия Гөмәровна үзе тапшырды.   Алексей Володин 2015 елда шәһәрдәге студентлар сове
Прочитано: 191 раз
Чаллы шәһәре «Пушкин исемендәге 78нче пролицей»ның 3-4нче сыйныф укучылары яза. Укытучылары Суфия Мөхәммәдиева кызы. Кошлар ашханәсе Кыш айларын сагынып, Зарыгып көтеп алам. Шундый салкын айларда Ашханә ачып куям. Ашханәм – ачык һавада, Биек агач башында. Керегез, сыйланыгыз, дип Игьлан элеп куям да, Җимләр салып куям да... Алия Шаябтдинова, 3А сыйныфы.   Кар бөртеге Мин нәфис кар бөртеген Күзәтергә яратам. Шундый нәни, иркәләр Керфегемә куналар. Ә үзләре минем җылы Сулышымнан куркалар?! Арина Ершова, 4Б сыйныфы.   Кышка сорау Кыш, кыш әйт әле, Синең кәефең ничек? Шуны беләсем килә! Сиңа чын-чын күңелемнән Рәхмәт әйтәсем килә. Безне сагынып киләсең, Йомшак кар яуд
Прочитано: 160 раз
Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан, Мәмәшир урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Канатлы дөнья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе буйлап сәяхәт кылды. Балалар белән бергәләп язучының тормыш юлын өйрәндек, шигырьләрен укыдык. Укучыларга иң ошаганы – телшомарткычлар булды, шаярышып-көлешеп кат-кат кабатладылар. Язучының мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклары да балалар тарафыннан бик теләп кабул ителде. Язучы Хәкимҗан Халиков иҗаты балаларда зур кызыксыну уятты, аларга канатлар куйды.  
Прочитано: 143 раз
В новогодние каникулы в спортивной школе «Яр Чаллы» прошел детский футбольный турнир. В нем участвовали  команды из ДЮСШ «Строитель» и РЦПФ «КАМАЗ», ребята 2008 -2011года рождения. Команды были распределены в две группы. Из каждой группы по две команды вышли в финальную часть турнира. В финале команда «Строитель -2008» обыграла «Строитель – 2009»  и стала победителем турнира.   Очень упорная борьба была за третье место между командами «Строитель - 2009» и «КАМАЗ - 2008». Камазовцы проигрывая в первом тайме со счетом 7:2 к концу встречи смогли сравнять счет. Победитель определился тол
Прочитано: 235 раз
Илшатның туган көненә бабасы серле глобус бүләк иткән, ди. Бу глобусны әйләндереп җибәрсәң, кайда булырга телисең, өч секунд эчендә шул җирдә хасил буласың, имеш. Илшат, уйлап та тормыйча, глобусны беренче тапкыр әйләндереп җибәргән. Аның бик нык Африкада буласы килгән. Күзен ачып җибәрсә, океанда корабльдә йөзә, имеш. Акулалар, дельфиннар да аның артыннан бер дә калышмый йөзә, ди. Аның корабле Африка материгына килеп туктаган. Каршында озын-озын пальмалар үсеп утыра, ди. Илшатның бик нык тамагы кипкән. Сап-салкын су эчәсе килгән, ләкин тозлы судан башка бернәрсә дә тапмаган. Шулвакыт Илшат серле глобусы турында исенә төшергән. Илшат глобусны икенче тапкыр әйләндереп җибәргән. Аның бик нык к
Прочитано: 158 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 7 из 185