ЯЗМАЛАР
  14 һәм 27февральдә Кариев театры Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле интерактив музыкаль әкият премьерасын тәкъдим итә. Әкияттә Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Убырлык карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул алдап-йолдап Урман хуҗасы йортына керә, саранлык порошогын алырга тели, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала.  Ә бу вакытта урман җәнлекләре яз бәйрәме Нәүрүзне үткәрергә әзерләнеп йөриләр. Әгәр урман җәнлекләре дуслашып, берләшеп, шушы авыруга каршы көрәшмәсәләр,  Нәүрүз бәйрәме булм
Прочитано: 109 раз
 Саумы, дөнья! Иминлекме? Хәерле кышкы иртәләр белән! Аклыкка чумып уянган ак каланы, дөньяны, кешелекне, аяк астында чуалган мәчеңне сәламләп, әнә шулай дип шәрран ярасы килә. Көнне ничек башласаң, шулай үтә диләр. Кемдер уң аяктан тора. Кемдер, уянгач та, беркавым татлы төшләреннән арына алмый, чынбарлыкка күнегә алмый изрәп ята. Берәүләр, сикереп торып, зарядка ясарга тотына. Без — кешеләр, без — төрлеләр. Һәркемнең үз холык-фигыле, һәр гаиләнең үз гадәтләре. Ничек кенә булмасын, иртәләр иркә сүздән, «мин сине яратам» дип башланырга тиештер ул. Ә ул сүзне төрлечә әйтергә мөмкин. Сабыйлар өчен бигрәк тә. «Тор-тордан хәбәр килгән! Торыгыз, тор, бәгыръ кисә
Прочитано: 110 раз
Таныш булыгыз: Айгөл Камалова. Айгөл Яр Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә, 11 А сыйныфында белем ала. Һәрчак көләч, аралашучан бу кызның җирешмәгән җире юк: татарча КВНда уйный, кичәләр, бәйрәмнәр алып бара, шигырьләр яза. Язган әсәрләрен бик матур итеп укый да. Әлегә игътибарыгызга Айгөлнең бик матур һәм мәгънәле бер шигырен тәкъдим итәбез.    Ак күлмәген киеп, кышлар килде, Җилләр-бураннарын туздырып. Көннәр салкынайтты, бу кышларны Өшемичә ничек уздырыйк?!   Битләреңнән суык чеметсә дә, Иң мөһиме – җаның туңмасын, Кышның бизәкләрен, бу дөньяның Бөтен бизәкләрен тупласын.   Кышын салкын, диеп кайгырмагыз, Җылы булып калсын җаныгыз! Тормыш матурлыгын тоегыз һәм Җан
Прочитано: 171 раз
Аның ягымлы тавышына, моңлы җы рларына, зифа буй-сынына сокланмаган кеше юктыр. Сөйкемле сөяге бар, ди безнең халык андыйлар турында. Сүзем танылган яшь җырчы Илмира Нәгыймова хакында. Яшь кенә булуына карамастан, Илмира – иҗатта да, шәхси тормышта да шактый уңышларга ирешкән шәхес. Ире Руслан Кираметдинов белән берсеннән-берсе сөйкемле ике бала үстерәләр. Уллары Камилгә 4 яшь, ә кызлары Ясминәгә бер яшь тә алты ай икән. Гаилә Яр Чаллы шәһәрендә яши. - Илмира, син инде гаилә корганчы ук, тамашачыга шактый танылырга өлгергән идең. Бер-бер артлы ике бәби алып кайту сәхнә тормышыннан бераз читләштерми калмагандыр. Бик авыр булмадымы? - Дөрестән дә, җиңел булды, дип әйтә алмыйм. Башта югал
Прочитано: 356 раз
08.02.2018 16:15

Үксезлек

Бу бинага килеп керү белән күңелне ниндидер төпсез шом биләп ала, җанга үксез салкынлык бөркелә. Әйтерсең, кышкы аклык, кар бөртекләренең саф җемелдәве, кояш нуры да бу соры тәрәзәләр аша үтеп керә алмый. Балалар йортының ишеген ачып керү белән күңелне әнә шундый уйлар бөтереп алды. Кырылып беткән соры диварлар, буяулары кубып беткән идән такталары, нурсыз тәрәзәләр көннең бар ямен яшерерлек иде. Тәрбияче ханым, безне баскыч буенча өченче катка озаткан уңайга, киңәшләрен бирә: “Артык назлы, кайгыртучан булмагыз алар белән. Җебеп тормагыз. Алар – гади балалар түгел. Ул-бу булса, чакырырсыз...”. Шулай итеп, без – бер төркем студентлар Казанның тар урамнарыннан берсендә,
Прочитано: 135 раз
...Мин әлеге язмамны моннан җиде ел элек әзерләгән идем. Урамда шул ук февраль иде. Кышкы буранлы бер көндә миңа Разыя Гайнуллина фатирында хуҗабикә белән әңгәмә корып утырырга насыйп булды. Бу көн, бу шәхес әле дә хәтирәләр арасыннан, күңел түремдә калкып куя. Кызганыч, Разыя апаның бакыйлыкка күчкәненә дә елдан артык. Гомере буе татар халкына, милли музыка сәнгатенә хезмәт куйган Разыя Гайнуллина рухына бу истәлек дога булып барып ирешсен, берүк.    Кеше барыбер кошлар нәселеннән... Кош баласы әткә-әнкә оясында, җылы канат астында җил-яңгырлар күрми буй җиткерә, туган якның бәрәкәтле һавасында колач җәеп канат ныгыта да, зәңгәр офыкларга – яшьлек хыялларына таба ашкына. Ул
Прочитано: 105 раз
Хәерле иртәләр, дуслар! Имин, уңышлы шәп көннәр телибез сезгә! Иртәнге ашларыгыз тәмле булсын! Хуҗабикәләр өчен бик җиңел һәм тиз әзерләнә торган тәмлюшкә рецептын тәкъдим итәбез. Баллы яратучы сабыйларыгызны шушы тәмле торт белән сыйлап карагыз әле. Рецептны исә Теләчедә яшәүче уңган-булган дустыбыз Рафилә Шәмсетдиновадан алдык.   1кап сыер мае (яхшы сыер мае кирәк, маргариннан йомшак чыкмый), 3аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы сметана 20% (сметананы 2 йомырка бн алыштырсагыз да ярый), он (күләме чама бн), 2 чәй кашыгы разрыхлитель. Крем: 200 г. кайнатылган сгущенка (көрәне), 100 г.сыер мае. Сыер маен эретәсе, суынгач шуңа сметана, шикәр комы салып болгатасы. Он, разрыхлитель өстәп кат
Прочитано: 92 раз
Рифат Сәлах (Рифат Сәлахов) – татар әдәбиятында танылып килүче шагыйрь. 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа район ы Яңа Чәчкап авылында туа. «Яшел ай», «Ак фәрештә», «Кызыл юл», «Күңел бөртекләре» һәм башка шигъри җыентыклар авторы. 2008 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан китап нәшриятында эшли. Казанда яши. — Рифат, ничек хәлләре ң? Ниләр белән янып яшисең? – Хәлләрем әйбәт, Аллага шөкер. Дөрес әйтәсең, янып яшим. Иҗат утында янам. — Юкса бит син әдәбияттан шактый ерак өлкәдә — юристлыкка белем алган кеше. Иҗат юлын сайларга ни этәргеч булды? – Иҗат юлы шундый инде ул: үзе сине сайлый. Ана
Прочитано: 98 раз
Мин әбигә булыштым, Чынаяклар юыштым, Аннан чыктым урамга Дуслар белән уйнарга. Бик күңелле шул анда Таудан чана шуарга. Без бик тату уйнадык, Бер дә уйнап туймадык. Әллә ничә егылдык, Барыбер еламадык. Бик күп итеп уйнагач, Ике битем кызаргач, Әби чыккан артымнан , Башмагына кар тулган. -Кер, кызым,- ди,- туңгансың, Чыгармыйм,-ди,-моннан соң. -Әбием, тагын бер генә, ике генә, өч кенә. Таудан төшим, карап тор, Башмагыңны кага тор.   Зәкия Туфайлова (Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова) 1907 елның 29 январенда Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. Булачак шагыйрә 1930 елда Свердловск педагогия техникумын тәмамлый. Шуннан соң ул Урал якларында, Ленинградт
Прочитано: 119 раз
Бу дөньяда балалардан да чиста, нурлы җан ияләре юк. Сабый җиргә саф күңелле, акны ак,караны кара дип кенә аера белүче садә кеше булып килә. Яңа туган, теле ачылмаган чагында, бәлки, балалар – серләр тулы «теге» дөнья белән бакый җир тормышын тоташтырып торучы бер җептер, кем белә. Олы кеше күзенә күренми торган гайре табигый нәрсәләрне дә алар күрә, ишетә, тоя дигән ышану яши, ләбаса халыкта. Кырык көнгә кадәр нарасыйны өйдә ялгыз калдырырга ярамый, ише ырымнар да бар. Уйлый калсаң, бу ышануларның нигезсез булмавына яшәешебездә мисаллар юк түгел. Үземнең улларым бер-бер артлы туды. Закир туганда, абыйсына нибары ике яшь иде. Икенче баланы алып кайтыр алдыннан гына яңа фати
Прочитано: 109 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 5 из 185