ЯЗМАЛАР
  Положение регионального конкурса творчества учащихся «Мир глазами юных писателей»    Учредители и организаторы конкурса: Управление культуры Исполнительского комитета города Набережные Челны, муниципальное автономное образовательное учреждение дополнительного образования детей города Набережные Челны «Детская школа театрального искусства» при содействии газеты «Көмеш кыңгырау» («Серебряный колокольчик»), писательской организации Закамского региона и литературно-творческого объединения «Лэйсэн»   Адрес оргкомитета:  423823, Татарстан, город Набережные Челны, Школьный бульвар,  д. 8 (18/08)   Цель
Прочитано: 140 раз
Әлеге сурәттәге кечкенә кызчык - күпләребезнең яраткан җырчысы Гөлназ Сираева. Беренче булып дөрес җавапны Эльвира Фаррахова язды. Җырчының авторграфлы дискы Эльвираны көтә. Мондый "бәйгеләр" әле сайтыбызда булып торчак, күрми калмагыз!
Прочитано: 169 раз
Өйләнерсең әле   Айнур Маратович, Син бермәлне Ару гына егет булысың. Күн курткадан гына такси көтеп, Уфа урамында торырсың. Ә яныңда матур бер кыз булыр, Синең өчен җанын бирерлек. Син башкага юри күз кысарсың, Гаепләмим – минем тилелек. Җырларыма күз яшедәй сеңгән Урамнарны син дә танырсың, Әткәң ялгыз үткән юлга карап, «Вот, дурак», – дип уйлап алырсың. Ул арада инде такси килер, Сөйгән ярың сиңа сыеныр. Дөнья аның күзләреннән ташкан Бәхет нурларына коеныр. Таксиларда җилдәй җилеп кенә Кайтырсыз да… Ишек кагарсың. «Мин өйләнәм инде, әти», – диеп Күзләремә кыймый багарсың. Ә әниең, синең якын сердәш, Табынына безне чакырыр. «Килен
Прочитано: 129 раз
...1946 елның язында Татарстан Язучылар союзына киң генә җилкәле, өстенә кыршылган пальто, аягына кирза итекләр кигән утыз биш яшьләр тирәсендәге бер ир-ат килеп керә. Секретарь-машинистка аннан кем булуын, ни йомыш белән килүен  сорагач, теге кеше кем икәнен әйтүдән баш  тарта, ә йомышымны мин тик Союз председателенең үзенә генә әйтәчәкмен, ди. Рөхсәт сорап чыккач, секретарь аны председатель кабинетына кертеп җибәрә. Сәер кеше председатель янында озак утырмый. Ул чыгып киткәч, председатель машинистканы кабинетына дәшеп кертә дә, аңа кызыл кәгазьгә төрелгән бер пакет тоттыра, пакет эчендәге язуларны машинкада бастырып бирергә куша. Машинистка кабинеттан чыгып пакетны ачып караса &n
Прочитано: 128 раз
Сәлам, дусларым! Менә “гашыйклар көн”е дә җитте. Татар халкының бәйрәме булмаса да, бугенге көндә бу бәйрәмне күпләр көтеп ала. Чөнки мәктәпләрдә  сыйныф бүлмәләренә махсус тартмалар урнаштыралар. Һәр теләгән укучы үзенең яраткан кешесенә изге теләкләр белән “йөрәкчек”ләр сала. Яраткан кеше ул синең дус кызың, дус малаең , сыйныфташың, укытучың да булырга мөмкин. Бөтен кеше дә гашыйк булып бетми бит инде!? Иң кызыгы - шул тартмаларның эченнән чыккан “йөрәкчекләр”не санау, уку. Кемнен иң күбе микән, кем кемгә гашыйк булды икән, минеке иясенә барып җитте микән, дип төрле хисләргә күмеләсең. Мин үзем дә бик күп әзерлим йөрәкчекләр. Әти-әниемә, сеңлемә, э
Прочитано: 94 раз
...Бер ханым әйткән ди бит: « Очрашып йөргән чакта ирем «кара карлыгачым», «былбылым» дип кенә тора иде. Өйләнешкәч, «кара карга» дип кенә җиффәрә менә!». Дөнья исәрләнеп гашыйклар көнен бәйрәм иткәндә, без дә аз гына мәхәббәт турында сөйләшеп алыйк әле. Миңа калса, мәхәббәтнең чынлыгы, хаклыгы гаилә корып, бергә тора башлагач күренә. Тормышның борчу-мәшәкатьләрен, агын-карасын бергә татыганда раслана ул. Төне буе елак балаңны тирбәтеп утырганда, ярдәмгә килсә − бел, ирең ярата сине. Хезмәт хакы киселеп, буш кесә белән эштән кайтып кергән ирен хатыны елмаеп каршы ала, өтәләнеп өстәл хәстәрли башлый икән − һичшиксез, бу гаиләдә мәхәб
Прочитано: 188 раз
           *  *  * Мин сине яратмадым. Мин сине сагынмадым. Башларымны да югалтып, Мин сиңа табынганмын.   Исә, исә, исә җилләр, Сәлам дә юк, хәбәр дә. Җилдән җитез килер идем, Кул изәсәң әгәр дә.   Кара, кара, кара төннәр! Бер тутырып карачы, − Йолдыз булып янар иде Күзләремнең карасы.   Яна, яна, яна йолдыз! − Зилзиләләр янаса, Йөрәкләргә күчәр нуры, Күчми калмас лабаса.   Мин сине яратмадым. Мин сине сагынмадым. Сагышларымны ябынып, Мин сиңа табынамын. 
Прочитано: 123 раз
Маратның телефоны югалды... Актармаган кесә, шкаф тартмасы калмады. Диван-карават асларын әйткән дә юк инде! Суыткычка кадәр кереп чыкты малай. Ник бер җирдә булсын! Һәм шатлыгыннан «Ур-р-р-раааа!» кычкырып җибәрде! Ур-рр-рааа! Ниһаять, югалган теге иске «Нокиа»! Әтисеннән, Ринат абыйдан, әнисеннән калып, мирас буенча Маратка күчкән, төймәләре юньләп эшләми дә торган – туйдырып бетергән те-ле-фон! Хәзер мондый телефоннарны экспонат итеп музейга бирсәң генә инде. Аларның өченче сыйныфында барысы егерме укучы – ун кыз да ун малай. Һәркемдә – телефоннарның менә дигәннәре. Дамир белән Наилдә – смартфон, Алия белән Наиләгә дә алганнар, ә Альбинада &
Прочитано: 111 раз
–Тыңлагыз әле, Туфан абый, бер мәзәк. Быел булды ул. Район сабан туенда. Йөрим шулай хатын белән кибетләр карап. Бер карчык каршыма чыкты да миңа карап тора. -Нәрсә, әбекәй, бик ошадым мәллә? – дим. Бер сүз дә әйтмәде бу, китеп барды. Бераздан тагын каршыма килеп чыкты, тагын төбәлеп карап тора. Мин дә карап торам моның күзенә – кызык бит. Болай җүләр кебек тә түгел. Өсте-башы да әйбәт, шәһәрдән кайтканга охшаган. – Синең бабаң бармы? – дип сорый бу карчык. – Бар, – мин әйтәм. – Исеме Насыйбулламы? – ди. – Насыйбулла, – дим. – Фамилиясе Шәйдуллинмы, – ди. – Шәйдуллин, – мин әйтәм. – Аның әтисенең
Прочитано: 206 раз
Беренче мәхәббәтләр... Беренче ярату сүзләре, җитәкләшеп узган беренче сукмаклар, бергә каршылаган беренче таңнар, беренче язлар. Һәркемнең изге, кадерле бер тойгы итеп сагынып искә ала торган хиседер бу. Кеше бит гомере буе үткәнен сагынып яши. Асылда, яшьлек мәхәббәтен, тәүге ярын гына түгел, үзенең пакъ, саф чакларын, садә яшьлеген юксына, өзелеп сагына ләбаса адәм баласы. ...Язгөл белән Ирханның мәхәббәте мәктәп сукмакларыннан үрелде. Тәнәфес вакытларында яшерен генә биреп киткән, яисә кесәдә “ялгыш кына” барлыкка килгән сәлам хатлары. Очрашканда, бер-берсенең күзенә карарга базмыйча, оялып кызарулар. Ирхан Язгөлдән берничә яшькә зуррак иде. Язгөл яз гөле шикелле тансык, мавы
Прочитано: 117 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 3 из 185