16.04.2018 09:16

Ябалак белән Чыпчык

Автор  Чаллы шәһәренең 7нче мәктәбендә, 4А сыйныфында укучы балаларның иҗат җимешләре.
Оценить
(1 голос)

Ай белән Кояш

Көннәрдән бер көнне Ай белән Кояш бәхәсләшә башлаганнар. Ай үзенең Җирнең иярчене булуы белән мактанып алган. Ул төн буе дөньяны яктыртып, кешеләргә ярдәм итә алуы белән мактана икән. Кояш та аптырап тормаган, ул кешелек дөньясының аның җылысыннан һәм яктысыннан башка яши алмавын әйткән. Алар озак бәхәсләшкәннәр. Һәркайсы үзен мактаган. Җил бу бәхәсне тыңлап торган да, икесе дә хаклы дигән фикергә килгән.

– Әгәр Кояш булмаса, тереклек булмас иде. Ә гел Кояш кыздырып торса, салкынча төн булмас иде. Төнлә Ай булмаса, караңгы, куркыныч булыр иде, – дигән.

Шулай итеп, Ай белән Кояш дөньяга икесенең дә кирәк булуларын аңлап, бер-берсе белән дус яши башлаганнар.

Айгөл Адиева.

 

Ябалак белән Чыпчык

Борын-борын заманда яшәгән, ди, урманда бер Чыпчык. Җәйге матур бер көндә агачтан агачка очып йөргәндә, аны Ябалак күреп ала да, тотмакчы була. Чыпчык куркуыннан нишләргә дә белми, кая да булса кереп качарга тырыша. Боларны җирдән керпе карап тора икән. Керпе Чыпчыкны бик кызгана. Чыпчыкның хәле бетә һәм ул агач төбенә төшеп утыра. Керпе Чыпчык янына килә дә:

– Әйдә минем ояма, тизрәк, – ди һәм алар ояга кереп качалар.

Ябалак чыпчыкны югалта. Эзләп-эзләп тә тапмагач, урманнан очып китә. Чыпчык бик шатлана да керпегә әйтә:

– Рәхмәт сиңа, син мине үлемнән коткардың. Минем дә сиңа, бәлки, кирәгем чыгар, – ди.

Шул көннән соң Чыпчык белән Керпе бик дуслашканнар, ди.

Яна Иванова.

 

Алдакчы малай

Бер авылда Аяз исемле малай яшәгән. Ул алдакчы булган. Беркөнне, өй эшен эшләмичә мәктәпкә барганда, Аяз бер бабайны очраткан. Аның янында җирдә таяк ята икән. Бабай малайдан таякны алып бирүен сораган. «Әй, бабай, бик алып бирер идем дә, ашыгам шул, соңга калам бит» – дигән ул. Бабай аның алдакчы икәнен аңлап алган да әйткән: «Улым, бу гади таяк түгел, ул дөресен сөйләтә торган тылсымлы таяк», – дигән. Бабай шулай дип әйтеп бетерүгә, таяк очып малайның башына суккан. Аяз куркудан ничек мәктәпкә барып җитүен дә сизми калган.

Таяк, аның артыннан куып, мәктәпкә кадәр килгән. Аяз мәктәпкә кергәч, укытучыга алдаша алмый, дөресен сөйләп биргән. «Мин өй эшен эшләргә ялкауландым, зинһар өчен гафу итегез. Моннан соң өй эшләрен һәрчак әзерләрмен, ялган сүзләр сөйләмәм», – дип ант иткән.

Шул көннән башлап, Аяз гел дөресен генә сөйли башлаган. 

Наилә Нургалиева.

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Вернуться вверх