30.03.2018 11:26

Компьютер «колы»

Автор  Инсаф Гатауллин, Балык Бистәсе, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Оценить
(2 голоса)

 

Йосыф мәктәптән кайта да,                                                                                                        

 Яхшылап ашап ала.

Аннан бүлмәсенә кереп,

Компьютерга «кадала».

 

Бик тә озак уйный ул,

Саулыгын да уйламый:

Күзләре сукыраясын,

Башлары авыртасын.

 

Әбисе әйткән сүзләргә

Никтер колак та салмый.

 Әти-әнисе дә аңа

Игътибар итә алмый.

 

Бар, урамга чык, бала,

Дусларыңны чакыр син.

Интернетта утырганчы,

Саф һавада уйна син!

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить