19.03.2018 07:56

«Урам себергәндә тапкан алтыным...»

Автор  Эльмира Шәрифуллина
Оценить
(3 голоса)

Тормыштан алынган

 

Очрашу

 

Кышкы суык.

Мәктәп бинасында,

Гөл-чәчәкле, якты бүлмәдә

Шигърият белән очрашу,

Шагыйранә бөек мөнбәрдә.

 

Әле шигырь,

Әле җыр агыла,

Кагыла-кагыла һәрбер балага,

Кереп тула нәни йөрәкләргә

Сыялмас моң иркен далага…

 

Өнсез калган берәү:

Аерылып,

Каерылып җырга текәлгән.

Мин күзәтәм,

Димәк, моңның

Вазыйфасы бүген үтәлгән.

 

Кара,

Ничек йотылып тыңлый белә,

Суырылып шигырь сеңдерә.

...Әмма дөнья кемгә кояш элә,

Ә кемгәдер шәмен сүндерә…

 

Сискәндереп, күршем хәбәр бирә,

Күзем төшкән кызны күрсәтеп:

Чүп-чар савытыннан табылган ул,

Әйтеп куйыйм әле искәртеп.

 

Тудырганы нинди кавемнәндер,

Табып алган татар хатыны.

Шаярта да кайчак:

«Урам себергәндә тапкан алтыным...»

 

Мин кабаттан кызга текәләмен,

Очкынланып яна ике күз…

Йөрәгемне кысам учларыма:

Яшь чыгарма, шагыйрь, чыда, түз!

 

Их син, дөнья,

Буялгансың йонга! –

Дип әйтәсе килә, көрсенеп.

Гөл-чәчәкләр,

Җыр-моң арасыннан

Әче язмыш чыга бүселеп!..

 

Кышкы суык.

Мәктәп бинасында,

Гаҗәп җылы, якты бүлмәдә,

Гүя, Үлем – Яшәү арасында

Очрашу иде бу мәлдә...

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить