13.12.2017 13:24

Татарлар турында

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Татар нигездә Евразиядә яшәүче төрки халык. Бөтен дөнья буенча саны җиде миллион тәшкил итә, шуның 5 млн. 300 – Россиядә яши. Идел-Урал төбәгендә – дүрт миллион алты йөз татар исәпләнә. Россиядә сан буенча татар халкы икенче урында тора. Татарлар түбәндәге төркемнәргә бүленә: Идел буе-Урал татары Әстерхан татары Касыйм татары Себер татары Кырым татары Польша–Литва татары Керәшен татары Нугай татары Мишәрләр Идел буе-Урал татарларында болгарлар һәм башка һун кабиләләре, хәзәрләр, монголлар, сарматлар, скифлар, аланнар һ. б., тагын әллә күпме халыклар каны ага дип фараз ителә. Әстерхан татарлары — Алтын Урданың төп халкын тәшкил иткән ногайларның туры варисы. Идел-Урал татарларыннан гөреф-гадәтләре, йолалары, тормыш рәвеше белән беркадәр аерылып тора. Кырым татарлары да идел буе татарларыннан күпкә аерыла. Аларның тормыш рәвеше дә, теле дә, хәтта холкы да күпкә үзенчәлекле. Соңгы елларда алар Кырымда гына түгел, ә Урта Азия илләрендә дә күп яши. Һәм аерым халык статусына дәгъва итә. Литва татарлары кырым татар халкының варисы булып исәпләнә. Әмма алар үзләренең телен саклый алмаганнар һәм бүгенге көндә литвалылардан бары тик гореф-гадәтләре, йолалары белән генә аерылалар. Себер татарлары идел буе татарларыннан артык аерылмый. Телләре охшаш, яшәү рәвеше бераз үзгәрәк. Мишәрләр — татар халкының үзенчәлекле бер төркеме. Татар телененең көнбатыш диалектында аралашалар, ц- һәм ч- авазларын яратып кулланалар. Ислам динен тоталар. Касыйм татарлары — Россиянең Рязань өлкәсендә, Касыйм шәһәре һәм якын-тирә авылларында яшәүче татарлар. Тарихлары Касыйм ханлыгыннан. (Касыйм ханлыгы 1454-1681 елларда Казан ханлыгы мәнфәгатьләрен кайгыртучы буфер дәүләт буларак, бүгенге Русиянең Рязань өлкәсе биләмәләрендә, төзелә. Соңрак Мәскәү кенәзлегенә буйсынучы дәүләткә әверелә.)

Татар теленең урта диалектында, мишәр сүзләрен күпләп кушып сөйләшәләр. Диннәре — Ислам. Керәшен татарлары (керәшеннәр) — татар халкының православ динен тотучы төркеме. Алар яңа һәм иске керәшенгә бүленә. Иске керәшеннәр — Казан ханлыгы кыйратылганнан соң 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар. Яңа керәшеннәр — 1731 елда миссионерлык эшен көчәйтү өчен төзелгән комиссиядән соң (Новокрещенская комиссия) чукынган татарлар. Ногай татарлары (яки нугайлар) — төрки телләрнең кыпчак төркеменә караган ногай телендә сөйләшәләр. Халык саны — 103 660 кеше. Россиянең төрле төбәкләрендә: Дагстан, Ингуш, Чечен республикаларында, Ставрополь краенда, Карачай-Чиркәс өлкәсендә яшиләр. Бу төркемнәрдән тыш революцияга кадәрге этнографлар тагы берничә төркемне татар исеме белән атаганнар, совет чорында бу төркемнәр аерым халык булып киткән, кайберләре йотылып бетү чигендә. Аерым миләткә әйләнгәннәре: Тау татарлары — балкар һәм карачайлар Абакан татарлары — хакаслар Кавакз арты татарлары — әзербайҗаннар Ногай татарлары — ногайлар Алтай татарлары — алтайлар Югалу чигендәгеләре: Кундырау татарлары — карагашлар. Халык саны алу чорында я татар, я нугай дип язылалар Шорлар яки киҗи татарлары — татар-кижи, шор-кижи. (Халык саны — 14 мең) Йыш-кижи татарлары — тубалар (Халык саны — 1 965) Чулым татарлары — чулым (Халык саны — 365)

Чыганак: © Марат Кәбиров сайты- http://maratkabirov.com/tatar/tatar.html

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить