08.12.2017 09:24

Дөньяда чәчәк атучы иң кечкенә үсемлек нинди?

Автор  http://faritvafin.ru/kyizyik-bit/
Оценить
(0 голоса)

 Имән – иң озын гомерле агачларның берсе, аларның кайберсе 1000 яшькә кадәр җитәргә мөмкин.

Песнәк бер көндә үзенең гәүдә авырлыгы кадәр бөҗәк ашый. Сыерчык тутый кош кебек үк теләсә-нинди тавышны да кабатлый ала, шул исәптән кеше тавышын да.

Таракан бер секунд эчендә 30 сантиметрга кадәр ара үтә ала.

Күгәрченнәр моннан биш мең ел элек Борынгы Мисырда барлыкка килгән.

Юкә төтен, тузан белән пычранган һавада да үзен яхшы хис итә һәм бик әйбәт үсә. Шуңа күрә бу агачны зур шәһәрләрнең урамнарына утырталар. Планетада иң озын агач булып Австралиядәге Уоттс елгасы буенда үскән “патша” эквалипты санала, ул 132,6 метр биеклеккә кадәр җиткән.

< Американың Көнчыгыш Невада штатындагы бер нарат агачына, галимнәр фикеренчә, 5100 яшь икән инде.

Иң озын үлән булып филодендрон лианасы санала. 1988 елда АКШта 339,5 метр озынлыктагы шундый лиана табылган.

Иң калын кәүсәле агач – Мексика кипарисы. 41 метр озынлыктагы бу агачның диаметры 35,8 метр тәшкил итә. Амазонкадагы су лилиясе иң эре су үсемлеге санала. Аның 2 метр зурлыктагы яфраклары баланы чыдата ала.

Дөньяда чәчәк атучы иң кечкенә үсемлек – архиз дигән бака тәңкәсе. Аның яфраклары нибары 0,5-1 мм зурлыкта гына. Кеше бармагындагы тырнакка шундый 25 яфрак сыя.

Изменено 08.12.2017 09:33

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить