07.12.2017 09:34

Трамвай астына эләккән кызның хәле ничек?

Автор  «Татар-информ», Валерия Белова
Оценить
(0 голоса)

Чаллының Кама балалар медицина үзәге табиблары трамвай астына эләккән кызны  Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерү мәсьәләсен хәл итә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Чаллы үзәгенең матбугат секретаре Диләрә Эстрина сөйләде.

Табибларга кызның  аяк табанын кисәргә туры килгән. Эстрина сүзләренчә, баланың хәленә карап, иртәгә табиблар Казан хезмәттәшләре ярдәме кирәклеген билгели алачак.

“10 яшьлек кызны бүген реанимациядән травматология бүлегенә күчерделәр. Укучы кызның әнисе гел янында”, - дип билгеләп үтте матбугат секретаре.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить