06.12.2017 16:53

Кока-кола эчәргә генә түгел, хуҗалыкта кулланырга да ярый!

Автор  http://faritvafin.ru/kyizyik-bit/
Оценить
(0 голоса)
 Гади генә тикшерүләр күрсәткәнчә, Кока-кола белән Пепси-коланы эчәргә генә түгел, ә хуҗалык эшләрендә дә кулланырга мөмкин икән. Дөресрәге, аны эчәргә бөтенләй дә ярамый. Ә менә үзенең универсальлеге һәм нәтиҗәлеге буенча ул көнкүреш химиясенең бүгенге көндә бик популяр булган кайбер препаратларыннан күпкә өстенрәк тә.

1. АКШның күпчелек штатларында полициянең патруль машинасы юл һәлакәтеннән соң шосседагы канны юу өчен һәрвакыт 2 баллон Кола йөртә.

2. Ит кисәге салынган тәлинкәгә Кола агызыгыз да 2 көн тотыгыз. Итнең эзе дә калмас.

3. Унитазны чистарту өчен аңа бер банка Кола агызыгыз һәм бер сәгать юмыйча торыгыз. Коладагы лимон кислотасы фаянстагы тапларны бетерер.

4. Машинаның хромлы бамперындагы күгәрек тапларны бетерү өчен бамперны Колага манылган алюмин фольга кисәге белән сөртегез.

5. Автомобиль батареясындагы коррозияне бетерү өчен батарея өстенә Кола агызыгыз, күгәрек юкка чыгар.

6. Күгәргән шөрепне борып алу өчен чүпрәкне Колага маныгыз һәм аның белән шөрепне берничә минут төреп тотыгыз.

7. Киемне чистарту өчен кер машинасына, порошок белән бергә, бер банка Кола агызыгыз һәм керне гадәттәгечә юыгыз. Кола тапларны бетерергә булышыр. Ул шулай ук автомобиль тәрәзәсен тузаннан да чистарта.

Коланың актив ингредиенты – фосфор кислотасы. Аның pH дигән коэффициенты 2,8гә тиң. Бу – Кола дүрт көн эчендә тырнакларны эретеп бетерергә мөмкин дигән сүз. Кола концентратын бер урыннан икенче урынга күчерүче машинаның “арбасы” бик югары коррозиягә каршы тора алырлык махсус металлдан эшләнә. Дистрибьютерлар Коланы инде 20 ел буе үзләренең йөк машиналарының моторын чистарту өчен кулланалар.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить