06.12.2017 10:24

Кыш бабай һәм Кар кызлары парадка чыга

Автор  “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“
Оценить
(0 голоса)

23 декабрьдә Әгерҗедә беренче тапкыр Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадын уздыру планлаштырыла. Татарларның - Кыш, удмуртларның Тол бабае, марилардагы Йу “што“ кугыза бердәм булып парадка чыгачак, дип яза җирле басма.

Парад “Яшьлек“ паркыннан башлана һәм район Мәдәният сарае янындагы төп чыршы янында тәмамлана. Сүз уңаеннан: нәкъ менә шушы көнне Кыш бабайлар, Кар кызлары төп чыршыдагы утларны да кабызачак. Аннан биредә бәйрәм башланып китә. Флеш-моб, төрле уеннар, бәйгеләр – җыеп кына әйткәндә, бик матур, дәртле бәйрәм булачак биредә.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить