01.12.2017 12:53

Мәүлид бәйрәме – Пәйгамбәребез туган көн

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

«Мәүлид» – гарәп сүзе, «туу» дигән мәгънәне аңлата. Ислам галәмендә бу көнгә Мәүлидин-Нәби, ягъни Пәйгамбәребезнең туган көне, диләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Рабигуль-әүвәл аеның 11нче кичен 12нче көненә бәйләгән төнне, төн уртасында туган. Ул 63 ел яшәп, шул ук айның шул ук төнендә вафат булган.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең әтисе Габдуллаһ ибн Габделмутталлиб, әнисе Әминә исемле булган. Әтисе сәүдә эшләре белән Сүриягә киткән һәм юлда авырып вафат булган, шунда җирләнгән. Яңа туган сабыен күрә дә алмый калган. Балага Мөхәммәд дип исем кушканнар. Гарәпләрдә чүлнең кырыс шартларына күнексеннәр, дип, балаларны чүлдә яшәүче сөт аналары янына озату гадәте булган. Мөхәммәдне Хәлимә исемле хатын имезергә ризалашкан.

Кадерле укучыларыбыз! Бүген без сезнең игътибарга «Мөхәммәт Пәйгамбәр тормышыннан хикәятләр» дигән китаптан өзек тәкъдим итәбез. Вакыйганың дәвамын шуннан укый аласың. 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить