01.12.2017 12:47

Рәхәтләнеп эшләгәчтен, Йокы да тәмле икән...

Автор  Ләйсән Рәшитова, Мөслим.
Оценить
(0 голоса)

Бәрәңге алганда...

Бүген бәрәңге алабыз,

Бакчабызда – зур өмә.

Самир да чиләк күтәреп,

Чыкты бакча түренә.

Самир бик дәү малай инде –

Биш яшь тулды үзенә.

Ай-яй бигрәк җитез җыя,

Тимәсен тик күз генә.

Күрше абый-апалар да

Шаккатып карап тора.

Бөтенесе мактаганда,

Эшләми түзеп кара!

Аларның мактауларыннан

Эшли ул армый-талмый,

Җитмәсә, күрше Гөлшат та

Гел аңа сынап карый.

Зурлар үсендергәнгәме,

Абыйсыннан калышмый.

Сер бирмәгән була үзе –

Эшли һич тә карышмый.

Бергә-бергә эшләүләре

Шул кадәр ямьле икән!

Үзең җыйган бәрәңгедән

Ни генә тәмле икән?!

Рәхәтләнеп эшләгәчтен

Йокы да тәмле икән!

 

Үскәч көрәшче булам!

Әтием көрәшче минем,

Гел батыр булып кала.

Сабантуйда җиңү яулап,

Ел саен тәкә ала.

Мин дә әтигә охшаган –

Спортны бик яратам:

Йөгерәм дә, сикерәм дә,

Хәтта сальто да атам.

Көрәш түгәрәгенә дә

Мин бик яратып йөрим.

Алҗысам, авыр булса да,

Һич кенә дә сер бирмим.

Егет кешегә зарлану

Берничек тә килешми.

Чын көрәшче беркайчан да

Авырлыкка бирешми.

Кечкенәдән үк эш эшләп,

Чыныгырга тырышам,

Әниемә, әтиемә

Мин һәрвакыт булышам.

Үсеп җиткәч, әти кебек

Мин көрәшче булырмын.

Көрәшче үк булмасам да,

Шул данга омтылырмын.

 

Бәхәс

 

Бүлмә түрендә балалар

Бик кызып гөрләшәләр,

Әллә нәрсә сөйләшәләр,

Нәрсәдер бүлешәләр.

«Кайсы һөнәр иң яхшы?» – дип,

Зур бәхәс купкан икән,

Кызыксынып балаларны

Күзәтеп торам читтән.

Бәхәсләшә Гүзәл, Самир,

Салават белән Малик.

Кемнең үскәч кем буласын

Йә, без дә тыңлап карыйк.

Гүзәл: «Үскәч, врач булам, – ди, –

Врач эше – бик мактаулы!

Хәзердән үк әзерләнәм –

Дәвалыйм курчакларны:

Укол ясыйм, дару бирәм,

Бәйлим аяк-кулларын,

Киләчәктә кешеләрне

Мин шулай дәвалармын».

Малик өчен тараканнар

Һәм бөҗәкләр кызыклы,

Кайда яши, нәрсә эшли,

Каян таба ризыкны?

«Бу сорауларга җавапны

Үсеп җиткәч табам», – ди.

«Атаклы биолог булып,

Туган якка кайтам», – ди.

Самир әйтә: «Алып-сату

Күңелемә бик якын.

Уйнаганда, һәрнәрсәнең

Яхшы билгелим хакын.

Оста итеп сатулашам,

Ризалашмыйм «рәхмәт»кә.

Бизнесмен булырга телим,

Яшәр өчен рәхәттә.

Салават әйтә: «Үскәч, – ди, –

Президент булачакмын.

Көн дә закон игълан итеп,

Имзамны куячакмын.

Бүгеннән үк алып барам

Идарә эшен өйдә,

Акыл белән эш иткәнгә,

Һәр кеше тора көйгә».

 

...Бәхәс кызды, һәркайсысы

Үзенекендә торды...

Мин аларга киңәш бирдем,

Киңәшем шундый булды:

«Эше барның – ашы бар» – дип,

Әйткән әби-бабалар.

Үсеп җиткәч, кеше булып

Калыгыз сез, балалар!

Изменено 01.12.2017 12:50
Еще в этой категории: « Әткәй-әнкәй Өметле ел »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить