30.11.2017 11:04

Мәңге җуелмас мирас

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына, мирасына багышланган викторинаның җаваплары.

1.Р.Фәхреддин кайда һәм кайчан туа?

Тууым. Р.Фәхреддин истәлекләреннән:

1275/1858 ел, 7 жөмадиел-ахирә 31 декабрьдә чәршәмбе көн таң атканда бу михнәт вә мәшәкать йорты булган дөньяга килгәнмен. Тугач бишенче көнемдә 1859 ел метрикәсенә 4 гыйнвар вә 3 нче номер белән язылганмын. Яшәвем исә Бөгелмә өязе Кичү суы өстендә булган Кичүчат (вә икенче исеме Юлдаш) авылында.

(1859 елның 17 (яңа стиль) гыйнварендә, Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында туган).

2.Беренче сабакны кемнән ала?

(Әнисе Мәүһүбә абыстайдан).

3. Кайсы мәдрәсәдә укый, ничәнче елларда?

(1868-1869 елларда Чистай мәдрәсәсендә, 1869-1889 елларда хәзерге Лениногорск районы Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә, соңгы елларда шунда үзе дә дәресләр бирә).

4.Фәхреддиннең беренче китабы кайчан басылып чыга һәм ул ничек атала? 

(1887 елда «Әт-төхфәтәл-әнисия»)

5. Беренче тапкыр Казанга ничәнче елда килә һәм ни өчен?

(1886 елның җәендә, Шиһабетдин Мәрҗанине күрер өчен)

 6. Р.Фәхреддин Уфага ни өчен һәм кайчан күчә?

1891 елда, Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана

7.Оренбург шәһәренә ничәнче елда китә, ни өчен?

(1906 елда, бертуган Рәмиевләр чакыруы буенча.). Оренбург шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының нәширләре – бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире ФатыйхКәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр языпбастыра.

8.«Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы нәрсә турында? (Кыскача аңлатма бирергә)

Китапта ата-аналарга, балаларга кирәкле бик күп үгет-нәсыйхәтләр.

Бүлекләре: Ата-ана. Яхшы хәлләр күркәм холыклар. Начар хәлләр-ямьсез холыклар. Дини йолаларыбыз. Дини бәйрәмнәребез. Дин әдәпләре. Пакъләнү әдәпләре. Намаз уку әдәпләре. Зәкәт түләү әдәпләре. Мөхәммәд галәйһиссәләм хакында.

9. Галим «Хөсәения» мәдрәсәсендә ниченче елда укыта?

(1907 елда)       

10. Р.Фәхреддин нинди атаклы журналның мөхәррире була, ничәнче елларда?

Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылган чыга хәтле РизаэддинФәхреддин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли.

 (1908-1918 елларда «Шура» журналының баш мөхәрире була).

11.«Асар » нинди хезмәт? ( кыскача аңлатма бирергә)

         Асар. («Эзләр»).

1900-1908 елларда төрле шәһәрләрдә басыла.Асар — био-библиографик хезмәт, энциклопедия рәвешендә язылган. Бу хезмәттә борынгы Болгар чорыннан алып XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык мәшһүр тарихи шәхесләр турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Энциклопедик характердагы хезмәттә Ислам динен үстерүдә һәм саклап калуда зур роль уйнаган дин әһелләре хакында искиткеч бай мәгълүмат бирелә, руханиларның тормышы, эшчәнлеге яктыртыла, төрки-татар, мөселман тарихының моңа кадәр күләгәдә калган сәхифәләре ачыклана. Хезмәттә татар-башкорт өчен генә түгел, башка кавемнәр, Рәсәй дәүләте. Шәрык мәмләкәтләре өчендә кыйммәтле мәгълүматлар бар.

12.“Җәвамигуль кәлим” шәрехе беренче тапкыр кайда һәм кайчан басылган? Ул нинди хезмәт? (кыскача аңлатма бирергә).

"Җәвамигуль-кәлимшәрхе" («Сайланма хәдисләр җыентыгы) (дини-фәлсәфи хезмәт).

1916 елда Оренбург шәһәрендә нәшер ителә.

552 битлек бу фәлсәфи хезмәттә Р.Фәхреддин Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәрнең төрле мәсьәләләргә багышланган 344 хәдисенә аңлатмалар бирә. Китапның кереш сүзендә галим хезмәтне гарәпчә укырга өйрәнә башлаучы шәкертләргә дәреслек буларак тәкъдим итә һәм аларны әхлакый яктан тәрбия кылуны да максат итеп куя. Галим-философ буларак Р.Фәхреддин җитди дини-иҗтимагый, әхлакый, педагогик һ.б. мөһим мәсьәләләрне күтәрә. «Һәр кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм сәнгать тугрыларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле», – дигән фикере белән мәктәп чорында укучыны җәмгыять өчен файдалы, тормышка әзерлекле итеп тәрбияләү бурычын куя. Галим бу хезмәтендә мили традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсен күтәрә. Халыкның үткәне, тарихы, андагы мәдәни-дини җәүһәрләрне сакларга омтылу, Р.Фәхреддин карашымча, киләчәккә омтылу шикелле үк әһәмиятле эш. Бу китапта гаилә, тәрбия, ир белән хатын мөнәсәбәте, гыйлем алу һ.б. үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр буенча тулы җавап табарга мөмкин.

– Дәрескә тәрбия максатын куйганда, тәрбия сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында – беренче ярдәмлек булырга тиешле хезмәт.

13. Р.Фәхреддин ничәнче елда яңадан Уфага кайта, нинди хезмәткә?

 (1918 елда, казый булып).

14.Р.Фәхреддин мөфти булып ничәнче елларда эшли?

 (1922-1936 елларда).

15.Р.Фәхреддин 1925 елда кайда һәм нинди зур тантанада катнаша?

 (Ленинградта, СССР ФәннәрАкадемиясенең 200 еллык юбилей тантанасында хөрмәтле кунак булып катнаша.).

 16.«Хөрмәтле Ризаэддин-бер камилзат!», – дигән сүзләрне кем әйткән?

(Мифтахетдин Акмулла).

17.1926 ел РФәхреддин өчен нәрсәсе белән әһәмиятле?

(1926 елда Р.Фәхреддинев Мәккәдә уздырылган Бөтендөнья мөселманнар конгрессында (корылтаенда) катнаша. Бер атна саф гарәп телендә корылтайга рәислек итеп, аның эшен җитәкли. Согуди Гарәбстан мәлиге-короле анны олылап кабул итә.

18. «Нәсыйхәт» китабы нинди бүлекләрдән тора?

Бу китап — татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме Ризаэддин Фәхреддиннең сайланма педагогик хезмәтләре җыентыгы. Ул үз эченә галимнең «Әхлак гыйлеменнән» сериясендәге алты хезмәтен туплаган. Аларның һәркайсында, күп гасырлык халык педагогикасына таянып, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең бөтен серләре ачып бирелә. Бу хезмәтләр бүгенге көн өчен дә бик кирәкле һәм актуаль.

Бүлекләре: Балалар өчен. Кыз балалар өчен генә. Олуглар һәм бөекләр өчен. Шәкертләр әдәбе. Әһле гыяль (Өй җәмәгате) Тәрбияле бала.

Китап педагогларга, тәрбиячеләргә, ата-аналарга, балаларга һәм киң катлау укучыларга адреслана.

19. «Ислам дине нинди дин?» китабы нәрсә турында? ( кыскача аңлатма бирергә)

Бу китап – бөтен мөселман дөньясына танылган рухани Р. Фәхреддиннең Ислам диненең эчтәлеген, үзенчәлекләрен һәм бөтен серләрен ачып бирүгә багышланган олуг хезмәте. Китап төрле баскычтагы дини уку йортларында, татар мәктәпләре, гимназияләре, махсус урта һәм югары уку йортларында дәреслек итеп укытылыр өчен бик яхшы чыганак. Биредәукучы Ислам дине буенча үзен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап табачак.

Бу китап киң катлам укучыларга, дини һәм дөньяви уку йортлары укучыларына һәм укытучыларына адреслана.

20. Р.Фәхреддиннең мирасын, беренчеләрдән булып, халыкка кайтаручы галимнәр кемнәр?

Мәгърифәтченең киңкырлы эшчәнлеген тикшергән XX гасырның 20нче елларында Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, 60-70 нче елларда М.Гайнуллин, М.Госманов, М.Гайнетдинов, Ф.Баишев, 90 нчы елларда Г.Хөсәенов, М.Рәхимкулова, Ә.Хәйри, М.Әхмәтҗанов, Р.Үтәбай-Кәрими, Х.Миңнегулов, Б.Солтанбәков, Д.Гарифуллин, Р.Мәрданов, Ф.Бәширов, Г.Даутов, Ә.Хәйри һәм Р.Әмирханнар галим иҗатында XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар тормышының иҗтимагый мәдәни, дини-фәлсәфи, әдәби-эстетик проблемаларының  киң чагылыш табуын күрсәтәләр. 

21. Р.Фәхреддин ничәнче елда вафат була?

(1936 елнң 12 апрелендә, Уфаның татар зиратына күмелә).

22.Р.Фәхреддин музее кайчан һәм кайдаачыла?

Туган авылы Кичүчатта, 1995 елның 25 маенда.

23. Р.Фәхреддин исеме ничек мәңгеләштерелгән?

(Кичүчат авылында музей, аның исемендәге мәчет, Әлмәт шәһәрендә урам, аның исемендәге татар гимназиясе, мәчет). Р.Фәхреддин укулары һ.б.

24.Р.Фәхреддиннең тагын нинди әсәрләрен беләсез?

Соңгы елларда халыкка кайтарылган хезмәтләре:

(«Болгар вә Казан төрекләре», «Җәвамигуль кәлим шәрехе; «Казан ханнары», «Нәсыйхәт», «Шәкертлек әдәбе», «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Ислам дине нинди дин?», Асар. ("Эзләр"), «Балаларга үгет-нәсыйхәт», «Адәбе тәгълим», «Мәшһүр адәмнәр», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» һ.б.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить