29.11.2017 12:55

Әниемнең күңел көзгесе...

Автор  Рамазан Мөхәммәтов, Чаллы, 2нче гимназия, 3В сыйныфы.
Оценить
(0 голоса)

Әниемне бик яратам мин!..

Рәсем ясарга утыргач, рәсемдә әниемнең күңелен чагылдырасым килде...

Йомшак бизәкле ефәк – ул әниемнең күңеле дә шундый эчкерсез, йомшак, матур икәнен күрсәтә. Рәсемдәге чәчәкләр кебек күңеле дә аның аның шундый ачык, якты. Төсләр күплеге – аның күпкырлы булуы. Ә инде кулланылган йомшак материал – аның күңел йомшаклыгын, җылылыгын чагылдыра.

Әниемне шундый йомшак, матур, җылы булганы өчен гел кочаклап, кадерләп йөртәсем килә. Ул минем һәрвакыт күңелем түрендә!

Рәхмәт Әниемә!

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить