28.11.2017 08:38

Иң җитез гаилә

Автор  Зәйнәп Латыйпова, Чаллы шәһәре, 35нче бакча. Хәлимә Сабитова, 7нче бакча.
Оценить
(0 голоса)

(Сәламәтлек атнасына багышланган чарадан)

Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, сезне зал уртасына чакырабыз.

Ярышны башлаганчы, тәннәрне язып алыйк.

(Матур көй уйный, әти-әниләр, балалар алып баручы артыннан күнегүләрне кабатлыйлар.)

Алып баручы. Булдырдыгыз! Афәрин! Ә хәзер, балалар, төркемнәргә бүленик тә, һәр төркемгә исемнәр уйлыйк. Мәсәлән: «Витаминнар», «Шифалы су» төркемнәре.

(Ярышны дөрес бәяләү өчен әти-әниләр арасыннан хөкемдарлар билгеләнә.)

1нче ярыш: «Эстафета таягын тапшыру» (балалар йөгереп килеп берсеннән-берсенә таякны тапшыралар).

2нче ярыш: «Дөрес киен» (күп төрле киемнәр арасыннан өчне – иң дөрес дип тапканнарын сайлап алырга кирәк).

3нче ярыш: «Капчык киеп йөгер».

4нче ярыш: «Көнгерә булып сикер» (тупны ике аяк арасына кыстырып сикерергә кирәк).

Ял итеп алабыз – кызлар «Матур булсын» җырын башкара.

Ярышны дәвам итәбез.

5нче ярыш: «Әтәчләр» үгәрәккә ике әни, ике бала чыга, бер аякны өскә күтәреп сикерәләр, кем беренче аягын төшерә, шул җиңелә).

6нчы ярыш: «Тупны өстән җибәр – астан ал»(кулларны күтәреп басабыз, аякларны аерабыз, беренче кеше тупны өстән җибәрә, соңгысы астан тәгәрәтә).

7нче ярыш: «Кояш яса» (беренче бала кыршауны уртага куя, калган балалар бер-бер артлы таякларны тезәләр).

Музыкаль тәнәфес: күмәк бию «Дуслык биюе».

Алып баручы. Ә хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Хөкемдарлар нәтиҗә ясагач, бәйрәм тәмамлана.

 

Изменено 28.11.2017 08:43

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Вернуться вверх