27.11.2017 14:32

Чуклы алкалар ясап карыйбызмы?!

Автор  http://kablychok.ru/ukrasheniya-svoimi-rukami/sergi-kistochki-svoimi-rukami.html
Оценить
(0 голоса)

Чуклы алкалар ясау өчен безгә: нечкә шнур, кайчы, фурнитура, крючоклар, плоскогубцы, үтәкүренмәле клей кирәк булачак.

Шнурларны 20см озынлыкта итеп киәбез, барысын бергә кулга алабыз һәм уртала бөклибез. Уртасын җеп белән нык кына бәйләп куябыз. Җепнең кирәкмәс якларын киәбез. «Эшләпә»гә проволка белән крючокны кертеп куябыз, «эшләпә» астына клей сөртәбез һәм шнурлар өстенә кидертеп куябыз. Проволкага төймәләр кигертәбез һәм плоскогубцы ярдәмендә ыргак ясыйбыз. Тимерчыбыкның кирәксез якларын кисеп, аны әйбәтләп куябыз. Шушы ыргакка алканың ыргагын асып куябыз. Алканың бахрамаларын кулда кысабыз һәм очлы кайчы ярдәмендә тур итеп, асларын кисәбез. Искиткеч алкалар килеп чыга!

 

Источник: http://kablychok.ru/ukrasheniya-svoimi-rukami/sergi-kistochki-svoimi-rukami.html © Каблучок.ру

Изменено 27.11.2017 14:57

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить