14.11.2017 13:47

Сүнмәсен йолдызлар

Автор  Азалия Заһидуллина, Теләче районы, Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе, 7нче сыйныф.
Оценить
(0 голоса)

Быелгы көзге каникуллар минем хәтеремдә озак сакланыр. Чөнки бу ялларда миңа «Мәдәниятле көз» проекты кысаларында үткәрелә торган чарада катнашу бәхете тәтеде. Без, бер төркем Теләче районы мәктәбе укучылары, Казан шәһәренә юл тоттык. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклен карадык.

Кәрим Тинчуринның бу драмасы күпләргә таныш классик әсәр. Аны аңлау өчен тарихны, әдәбиятны һәм сәнгатьне белергә кирәк. Драмада милләт язмышы темасы күтәрелгән, ә бит ул чорда мондый нәрсәләрне күтәреп чыгу үзе үк зур батырлык саналган. Автор милләт саклансын өчен, гореф-гадәтләр, дин яшәргә тиеш дигән фикерне ассызыклый. Бүгенге көн кадагына суга торган мәсьәлә бит бу. Әсәр үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы тора. Бер-берсен яраткан яшь парлар – авылның иң якты йолдызлары. Аларның язмышы фаҗига белән тәмамлана. «Сүнгән йолдызлар» – театр тетрәндерергә тиеш, дигән фикерне ачык дәлилләүче әсәрләрнең берсе. Бу дөньяда бернәрсә дә җиңел генә бирелми бит.

Пәрдә төште, спектакль тәмам. Әмма беркем дә гардеробка йөгермәде. Барыбыз да басып артистларны алкышларга күмдек.

Безнең көзге ялыбызны файдалы һәм кызыклы итеп оештырганнары өчен, Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Теләче районы мәгариф бүлегенә , бигрәк тә безне җыеп туплап, үз балаларыдай якын итеп, исән-сау алып барып кайтучы Балалар иҗат үзәге педагогларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить