14.11.2017 10:31

Акула һәм кыз

Автор  Камилә Демидова, Чаллы, 37нче мәктәп 3А сыйныфы укучысы.
Оценить
(1 голос)

Шулай бервакыт мин урам буйлап барам, ә каршыма акула килә. Акула миңа: «Әйдә, кызый, бергәләп ял паркында йөреп киләбез!» – диде. Мин риза булдым. Бераз йөреп килгәннән соң ул: «Мөмкинме, мин сиңа кунакка керәм?» – дип сорады. Мин аңа: «Әлбәттә!» дип җавап бирдем. Акула минем белән өебезгә керде. «Минем сиңа күчтәнәчем бар», – диде. «Ә нәрсә?» дип сорадым мин. Акула миңа энҗе муенса бүләк итте. Аһ, аның матурлыгы! Ә мин акуланы мармелад белән сыйладым. Ул миңа рәхмәт әйтте. Һәм без аның белән дуслаштык. 

Изменено 14.11.2017 10:38

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить