14.11.2017 10:19

Син үзеңә нинди бәя бирәсең?

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Игътибарыгызга 16 сорау тәкъдим ителә. Аларның һәрберсенә өч төрле җавап бирү мөмкинлеге бар: «әйе», «юк», «әйтә алмыйм». Һәр «әйе» өчен – 2, «юк» өчен – 0, «әйтә алмыйм» – 1 балл куела. (Әлеге тестның авторы Р. В. Овчарова.)

1. Миңа фантастик, башкаларныкына охшамаган проектлар ясау ошый.

2. Дөньяда булмаган нәрсәләрне дә күз алдына китерә алам.

3. Авыр ситуацияләрдән чыгу юлын бик тиз табам.

4. Нигездә, һәр нәрсәгә карата үз фикеремне булдырырга тырышам.

5. Нәрсә дә булса килеп чыкмаса, нигә алай булганын белер өчен сәбәпләрне ачыкларга яратам.

6. Булган хәлләрне, гамәлләрне бәяләргә тырышам.

7. Билгеле бер нәрсәнең нигә ошый яки ошамаганын төгәл әйтеп бирә алам.

8. Куелган бурычларда миңа иң төп нәрсәне билгеләү авыр түгел.

9. Үземнең дөрес сөйләвемне исбатлый алам.

10. Авыр мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә бүлгәләп өйрәнә алам.

11. Еш кына башыма кызыклы идеяләр килә.

12. Миңа күбесенчә иҗади эшләр ошый.

13. Иҗатымны чагылдырырлык эш табарга тырышам.

14. Иптәшләремне нинди дә булса кызыклы эш башкарырга канатландырам, аларның эшен оештырырга яратам.

15. Хезмәтемне башкалар ничек бәяләве мөһим.

16. Минем өчен яңа, бер дә таныш булмаган эштә, проектта катнаша алам.

Балларны сана һәм нәтиҗәгә күз сал:

24-32 балл – син үзеңне югары бәялисең;

12-25 балл – уртача;

0-12 балл – син үзең турында бик түбән фикердә.

Тик исеңдә тот, бу бары тест кына, син аның белән килешмәскә дә мөмкинсең!

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить