23.10.2017 11:01

Ризаэддин Фәхреддин мирасына багышланган “Мәңге җуелмас мирас”дигән төбәкара конкурс-викторина НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

 

Яр Чаллы китапханәләр системасының 12нче санлы татар китапханәсе, “Көмеш кыңгырау” газетасы  милләтебезнең зыялы шәхесләре хезмәтен барлау максатыннанРизаэддин Фәхреддин мирасына багышланган “Мәңге җуелмас мирас”дигән төбәкара конкурс-викторина игълан итә.

1.Конкурсның максаты:

1.1.Укучыларда милләтебезнең зыялы шәхесләренә карата  хөрмәт тәрбияләү, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнү.

1.2.Татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар әдәбиятының дәрәҗәсен арттыру.

 

2.Конкурсның шартлары:

2.1.Конкурс 13-15 яшьлек балалар арасында үткәрелә;

2.2.”Көмеш кыңгырау” газетасының 21нче октябрь санында басылган Ризаэддин Фәхреддин тормышына,хезмәтләренә кагылышлы  24 сорауга җавап бирергә.Һәрбер җавапкакулланган әдәбият исемлеге китерелә: китапның авторы,  исеме, бите һәм газета-җурналларның елы, саны һәм битләре.

2.3.Конкурска катнашу өчен теркәлү карточкасы тутырырга(Кушымта №1). Викторина сорауларына җаваплар 21нче октябрьдән 20нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.

2.4.Җавапларны китапханәнең  электрон адресына җибәрергә: Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript .

 

3.Конкурсны бәяләү:

3.1.Конкурсның барлык шартларына туры килгән җаваплар5 баллы система  белән бәяләнә.

3.2.Җиңүчеләр "Көмеш кыңгырау" газетасы, Яр Чаллы китапханәләр системасының  Дипломнары белән бүләкләнәләр.

3.2.Конкурста катнашучыларга электрон вариантта сертификатлар тапшырылачак.

 

4.Конкурсны йомгаклау

Конкурсны йомгаклау 23нче ноябрь көнне Яр Чаллы китапханәләр системасыныңЯңа шәһәрнең  14/01 йортында урнашкан 12нче санлы татар китапханәсендә узачак.Белешмәләр өчен тел.35-33-86

 

Жюри әгъзалары:

1.Ф.М.Сафин, ААҖ”ТАТМЕДИА” филиалыдиректоры- баш мөхәррир-җюри рәисе;

2.Р.А.Гасыймова,журналист,”Сөембикә” журналының блогеры;

3.Р.Н.Каюмова, Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар эше буенча директор урынбасары;

4.Ә.З.Аксуева, МБУ “ҮКС” 12нче санлы татар китапханәсе җитәкчесе;

5.А.З.Шәихова, 12нче санлы татар китапханәсенең балалар бүлеге мөдире;

5.С.М.Фәхертдинова, 12нче санлы татар китапханәсенең балалар бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормышына, хезмәтләренә багышланган

«Мәңге җуелмас мирас» дигән конкурс-викторинада катнашу өчен

ТЕРКӘЛҮ КАРТОЧКАСЫ

 

1.Фамилиясе, исеме, әтисенең  исеме__________________________________________

___________________________________________________________________________

_2.Катнашучының яше________________________________________________________

3.Тору урыны_______________________________________________________________

4.Телефон________________________________,E-mail____________________________

5.Уку урыны,сыйныфы______________________________________________________

6.Җитәкченең  фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________________

___________________________________________________________________________  Теркәлү карточкасын, җавапларны Яр Чаллы китапханәләр системасының 12нче санлы татар китапханәсенә, электрон адреска җибәрергә: Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript .

 

 

 

 

Изменено 23.10.2017 11:43

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить