12.09.2017 13:51

Боз, Пар һәм Су бәхәсе

Автор  Флера Мәрданова
Оценить
(0 голоса)

Җир йөзендәге бөтен җан ияләре бер-берсе белән һаман бәхәсләшеп яши, диләр. Бәхәс бервакыт дөреслекне табарга ярдәм итсә, икенче вакыт дошманлашуга, сугышуга ук китереп җиткерергә мөмкин.

Җан ияләре генә бәхәсләшми икән бит! Боз, Су, Пар да үзләренең бертуган икәнлекләрен аңламаган чорда, күктә бер болыт эчендә очрашканнар. Күпчелек бәхәсләр: «Кем матуррак, кем көчлерәк, кем акыллырак?» дигән сорауларга җавап эзләгәндә туа.

Кояш нурлары яктысында йалык-йолык килеп тора башлаган Боз үз матурлыгына үзе дә сокланмый булдыра алмаган. Аның күлмәгенең һәр бизәге төрле-төрле кар бөртекләреннән үрелгән. Биегәндә, әйләнгәндә, бөтерелгәндә һәр бизәк күз камаштырып җем-җем килә. Бу матурлыкка Пар белән Су да игътибар итми кала алмаганнар. Парның холкы кызурак – көнләшүдән ул хәтта кайнаган:

– Ярар соң! Мин синең кебек үк матур булмасам да, бик төшеп калганнардан да түгел. Синнән ясалган шугалакларда балалар кыш көне тимераякта шуалар инде. Нибары шул... Шуннан башка син нинди эшкә ярыйсың соң? Кешеләргә тагын нинди файдаң тия? Менә мин электр энергиясе тудыра алам. Кыш буе шәһәрләрдәге, авыллардагы өйләрне җылытам, яктыртам! – дигән Пар. – Әгәр син минем янәшәмдә азрак кына басып торсаң, матур күлмәгеңнең энҗе чәчәкләре төсен җуяр. Күлмәгең белән масаеп биеп йөри дә алмассың.

Парның бу сүзләрен Су тыныч кына тыңлап кына торган да:

– Әй, дусларым! Сез бит бер дә юкка гына бәхәсләшәсез. Мин дә электр энергиясе тудырырга сәләтле, тик балаларга шугалак ясарга көчемнән килми. Акылга килегез! Без бит әле өчебез дә бертуганнар. Тәннәребез водород һәм кислород атомнарыннан ясалган. Азрак кына суынсак, син дә, мин дә бозга әйләнә алабыз, җылынса, боз да башта суга, аннары парга әйләнергә мөмкин. Без дус булып бергә яши һәм бии ала торган урын – шушы болыт. Әйдәгез, рәхәтләнеп биеп калыйк! – дигән Су.

Дөрестән дә, бернәрсә дә дуслыкны, татулыкны алыштырмый бит!

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить