08.09.2017 11:05

Космосны тәртипкә китерәбез

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Максат. Балаларның космос турында белгәннәрен ачыклау, кайчы белән эшләргә өйрәтү, балаларның фантазиясен үстерү.

Барышы.

1. Исәнләшү.

– Исәнмесез, балалар! Бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез әле, алар белән дә исәнләшик.

2. Балалар, әйтегез әле, сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Яратсагыз, мин сезне сәяхәткә чакырам. Балалар, без яши торган планета нинди планета дип атала? (Җир-Земля). Сез бүген астраномнар булырсыз. Сезнең алдыгызда телескоплар бар, шуларны алыгыз да серле экранга карагыз. Без сезнең белән кайда? Әйе, без сезнең белән космоста. Сез анда нәрсәләр күрәсез? (планеталар, йолдызлар, ракета, каметалар, спутниклар). Балалар, айга очар өчен безгә нинди транспорт кирәк? (ракета). Ә ракетада очучы кешене кем диләр? (космонавт). Космоска очканда кешеләр өсләренә скафандр кигәннәр. 12нче апрель нинди бәйрәм ул? (Космонавтлар көне). Ә сез беләсезме, беренче булып космоска нинди хайваннар очкан? (Белка белән Стрелка исемле этләр). Ә кешеләрдән беренче булып кем очкан? (Юрий Гагарин). Алар нәрсәдә очканнар соң? (ракетада). Ракета кайдан очып китә? (космодромнан).

Кояш әйләнәсендә нинди планеталар әйләнә?

Раз Меркурий,

Два Венера,

Три Земля,

Четыре Марс.

Пять Юпитер,

Шесть Сатурн,

Семь Уран,

Восемь – Нептун,

Девять – Плутон.

Менә күпме планета космик пространствода. Арыдыгызмы, әйдәгез, ял итеп алыйк.

3. Физминутка.

Бу бармак кино карый (баш бармак),

Бу бармак ботка ашый (имән бармак),

Бу бармак безнең җырлый (урта бармак),

Бу бармак безнең йоклый (исемсез бармак)

Бу бармак йокламыйм ди (чәнти бармак),

Шаяра һәм кытыклый (уч төбен),

Бармакларны чакыра

Бергәләшеп уйнарга (кул изәп чакыру).

4. Дидактик уен. «Кояш системасын тәртипкә китер» (планеталарны тәртип буенча тезәргә).

5. Хәзер без сезнең белән айга очучы ракетаны һәм скафандр кигән космонавтны ясарбыз. Кисә башлаганчы кайбер кагыйдәләрне искә төшереп китәрбез.

Кайчы белән ничек эш итәргә?

Не ходи с ними по группе.

Не держи ножницы лезвием вверх.

Не мотай ножницами и не бери в рот.

Нельзя поворачиваться с ними к соседу.

Работа с цветной бумагой:

Бумагу нужно использовать экономно.

Не разбрасывать оставшиеся куски бумаги.

Не мять бумагу.

Работа с клеем:

Нужно иметь салфетку, чтобы вытирать руки.

Если капнул на стол протереть.

Убрать лишний клей с аппликации.

Эш беткәч урыннарны җыештырып куярга кирәк.

6. Эшләп күрсәтәм. Ракета нинди өлешләрдән тора?(койрык, төп өлеш, борын, иллюминатор тәрәзәсе ). Аңлату.

7. 2 бала такта алдына чыгып берсе ракета, икенчесе кеше рәсемен кисә, беркетә.

8. Урыннарда эшләү һәм йомгаклау.

Р. Гибадуллина, Актаныш районы, 2нче «Ромашка» балалар бакчасы.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить