07.09.2017 15:18

Шар кабартабыз ("Кызыклы лаборатория")

Автор  Редактор
Оценить
(1 голос)

Шарның үзеннән-үзе кабарганын күргәнегез бармы? Бер шешә, бер стакан уксус, 4 чәй кашыгы сода, һава шары алабыз. Уксусны шешәгә салабыз. Шар эченә сода тутырабыз. Шарны шешә авызына кидерәбез.

Шарны вертикаль хәлдә тотып, шар эчендәге соданы шешәгә төшерәбез. Шар акрын гына кабарачак.

 

Нигә шулай?

Сода уксус белән кушылып, реакциягә керә. Нәтиҗәдә углекислый газ бүленеп чыга. Нәкъ менә шушы газ шарны кабарта да инде.

Изменено 07.09.2017 15:26

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить