07.09.2017 14:07

3нче гимназиядә экологик сыйныф ачылды

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Экологик дәресләр, Казан зоопаркына һәм Идел-Кама тыюлыгына экскурсияләр, агачлар утырту һәм макулатура җыю. Әлеге һәм башка табигать саклау чаралары уку елы дәвамында Казанның 3нче гимназиясенең 1 “а” сыйныфында уздырылачак. Белем көнендә гимназиядә экологик класс ачылды. Беренче сыйныф укучыларына табигать турында беренче дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова үткәрде. Ул укучыларга туган якның уникаль табигый ресурслары турында сөйләде һәм балаларның уку елы кысаларында республика табигате белән таныша алачагы турында әйтте. Бу максат белән 1 «а» классында атнага ике тапкыр экология дәресләре узачак, анда лекторлар сыйфатында Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм ЭКОхәрәкәтләр активистлары чакырылачак. Уку йорты базасында профильле сыйныф ачу гимназиядәге данлыклы экологик традицияләрнең дәвамы булып тора. 1990 елның сентябрендә белем бирү учреждениесе базасында экологик лицей ачылган иде, ә 1999 елда экологик юнәлешле гимназия статусы алынды. Уку йортының директоры Александр Морозов билгеләп үткәнчә, балаларны, алар олы тормышка экологик белемле кешеләр булып чыксын өчен, нәкъ менә мәктәп чорында табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтергә кирәк. Бу максат белән 3нче гимназиядә ЭКОдәресләр, табигать саклау акцияләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча интерактив чаралар үткәрелә.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить