28.07.2017 13:29

Ләйлә сабак алды

Автор  Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Оценить
(0 голоса)

Матур гына уйнаганда

Өстәлнең нәкъ астында,

Әллә ничек кинәт кенә

Ләйлә торып басты да,

 

Башы белән дөп иттереп

Бәрелде дә утырды.

Ә аннан соң сәгать буе

Бертуктаусыз үкерде...

 

Тагын сабак алды Ләйлә

Тиешсез җирдә йөреп.

Уйнарга ярамый икән

Өстәл астына кереп.

Еще в этой категории: « Биш туган Мәхәббәт »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить