18.07.2017 08:48

Биш туган

Автор  Фәтхулла Абдуллин
Оценить
(0 голоса)

(әкият)

Борын-борын заманда бер кешенең биш улы булган. Карап туйгысыз мәһабәт егетләр булып үскәннәр, ди, алар. Сөлек кебек зифа буйлы кызлар да бу егетләрне күрсәләр шундук гашыйк булалар икән. Чибәр генә түгел, һөнәрле дә булып үскәннәр шул алар: куллары ни тотса, шуны белгән. Алар салган сарайларның матурлыгына кешеләр сокланып туймыйлар икән. Мәйданга чыксалар да, бу егетләргә тиң көрәшчеләр табылмаган. Көндәшләрен шаяртып кына, бер куллары белән генә чөеп җибәрәләр, ди, болар. Биш туган бергә булган җирдә дошман бер вакытта да каршы тора алмаган – мәсхәрәгә калып кача торган булган.

Менә бервакыт уйнаклап торган җитез аргамакларга атланып, ук-җәяләр, кылычлар алып, ил гизәргә – дөнья күрергә чыгып китәләр болар. Иртә таңнан торып, кояш батканчы баралар-баралар икән дә, кич җиткәч, атларын тышаулап утларга җибәрәләр. Ә үзләре хәтфә үлән өстенә тәгәрәп ял итәләр, киек җанварлар атып тукланалар икән. Шулай бара-бара бихисап күп елгалар, күлләр кичкәннәр, калын-калын урманнар үткәннәр, биек-биек тауларга менгәннәр, әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән илләрне гизгәннәр. Менә бервакыт бик матур бер аланга җитәләр туганнар.

– Әйдәгез, шушында туктап ял итәбез! – ди өлкәне.

Шулчак алан читендә бер җәйран күрәләр алар. Уртанчы туган тиз генә җәясен тартып ала да атып җибәрә. Ике туган, утын хәстәрләп, учак тергезә. Берсе йөгереп су китерә. Ул арада калган икесе җәйранның тиресен тунап, итен кискәләп тә бетерәләр. Кызарып кояш батканда, биш туган казан асып ит пешерә. Көнозын юл йөреп талчыккан егетләр ашарга утыралар.

Шунда уртанчысы:

– Бу җәйранны мин аттым! – дип, ит бүлгәндә зур гына симез кисәген үзенә дауларга керешә.

– Юкны сөйләмә! Тигез итеп бүләбез! – диләр башкалары.

Уртанчы туган аның саен тарткалаша.

– Җәйранны мин аттым. Шулай булгач, калҗаның да зурысы миңа булырга тиеш! – ди.

– Ә аны башта кем күрде? – ди өлкәне.

– Чакма чагып, учак якмасак, кайда пешерер идең? – ди учак тергезгән икесе.

– Үзең генә булсаң, син дә түшкәне бүген эшкәртеп бетерә алмас идең! – ди ярдәмләшкәне.

– Юк! Барыбер калҗаның зурысы миңа булырга тиеш! – дип сүзен бирми уртанчысы. – Мин атмасам, коры учакта ни пешерер идегез?

Китә талаш, китә ызгыш. Әйткәләшә торгач, болар шулчаклы кызып китәләр, бер туган икенче туганның бугазын чәйнәр дәрәҗәгә җитәләр һәм... бишесе биш якка таралышалар. Шулай итеп, һәркем үз көнен күрә башлый. Ялгыз калгач, билгеле инде, киек кошны да үзеңә атарга, учагын да үзеңә тергезергә, пешерүен дә үзеңә пешерергә туры килә. Берүзең булгач, гел генә җай килеп тә тормый. Кичкә кадәр әлсерәп йөреп тә авызга бер калҗа ит эләкмәгән көннәр дә була. Туганнар ничек кенә җәфа чикмәсеннәр, бер-берсен эзләп бармыйлар. Гомер буе тату яшәгәннәрен онытып, бер тапкыр ачуланышканнарын эчләрендә саклыйлар. Шулай байтак гомер интегеп йөргәннән соң, биш туган биш җирдә оя корып яши башлый. Өлкәне, йөри торгач, киң елга буена барып чыга да, урман-суларның матурлыгына сокланып, шунда төпләнә. Икенчесе елганың диңгезгә койган тамагына барып, үзенә йорт сала. Өченчесе икенче бер диңгез буен сайлый. Дүртенчесе мал асрарга җайлы дип, чәчәкле даланы хуп күрә. Төпчекләре кошлар очып керә алмаслык куе урманны ошата. Зифа буйлы наратлардан, ялтырап торган мәрмәр ташлардан һәркем үзенә йорт салып керә. Өйләнеп, бала-чагалар үстерә, терлек үрчетә. Ихатасын имән коймалар, калын-калын таш диварлар белән уратып ала. Һәрбер ишек алды, йорт-җир үзенә бер хәрби кирмән хәленә килә.

– Болай булгач миңа туганнарым ник кирәк? Мин алардан башка да менә дигән итеп яши алам ич. Бу таш диварлар аркылы кем генә үтеп керә алыр икән, – дип фикер йөртәләр болар. Агай-энеләре яшәгән төбәктән сәүдәгәрләр килсә дә, сәлам бирмиләр, хәлләрен дә сорашмыйлар.

Менә бер заман өлкәне яши торган төбәккә кара болыт булып, кыргый яу килә. Дошманның нияте явыз: бар булган байлыкны талап китәргә, кешеләрне буйсындырып, кол итәргә, каралты-кураларын яндырып, көл итәргә тели. Олы туган үзенең улларын җыеп, яуга каршы чыга. Бер көн сугышалар болар, ике көн... бер атна... бер ай... Яңгыр суы урынына ерганаклардан кан ага. Җир өсте үлекләр белән тула. Өлкән абыйларының авыр хәле башка туганнарына да барып ишетелә. Ләкин аларның берсе дә ярдәмгә килми. Безнең бу биек диварлар аркылы дошман түгел,чыпчык та үтеп керә алмас, дип үзенчә фикер йөртә. Өлкән туган көче беткәнче сугыша-сугыша да, саранча көтүе булып ябырылган кара көчкә каршы тора алмый, җиңелә.

Ә дошман торган саен явызлана бара. Чирү белән икенче туган яшәгән якларга юнәлә.

Калган туганнары әле һаман да:

– Әйдә, күрик әле, ничек булып бетәр икән боларның тартышы? – дип, читтән генә күзәтеп торалар.

Ә зур калҗа даулаганы:

– Һә-ә, теге вакытта симез калҗаны миңа бирмәгән идегезме? Менә хәзер теләсәгез нишләгез инде! –дип, каһкаһә белән көлә.

Үзенең яраннары белән генә булгач, икенче туган да озак каршы тора алмый. Аның да йорт-иле туздырыла. Аннан соң чират, дүртенче туганга җитә. Берәм-берәм аларны җимергәч, бишенчесен туздыру берни тормый инде дошманга.

Шуннан соң килмешәк илбасарлар:

– Бу дөньяда бездән дә көчле кеше юк! – дип масаеп йөри башлыйлар. Җиңелгәннәрне төрлечә кимсетәләр, җәберлиләр. Ни ашарга белми тилмереп йөргән кеешләргә, басуда үскән башакка үрелсәләр:

– Тимәгез! Бу кыр безнеке!

Урманга керсәләр:

– Кермәгез! Ул урман безнеке! – дип кенә торалар.

Әгәр инде язмышларыннан гаҗиз калган туганнар моңаеп, кичләрен тулган айга карап җыр сузсалар:

– Карамагыз! Ул ай безнеке! – дип, болытлы-яңгырлы җирләргә куалар.

Илбасар дошман торган саен оятсызлана бара. Хәзер инде ул үзенең кылган явызлыкларын яшерер өчен, кояшны сүндерергә чамалый. Кимсетелгән туганнар фәкать шунда гына исләренә киләләр: «Җиребезне басып алдылар, хәзер инде бар тереклек өчен уртак кояштан да мәхрүм булсак, бу дөньяда яшәүнең ни яме кала?» дигән фикергә киләләр. Һәм бердәнбер көнне (кирәкме?) җыйнаулашып, илбасарларга каршы күтәреләләр. Туганнар берләшкәч, билгеле инде, көчләр бишләтә арта. Шулай итеп, алар, ниһаять, ватаннарын килмешәкләрдән азат итәләр, мәңге бердәм булырбыз дип ант эчәләр.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить