17.07.2017 16:13

Эх син, Төркия!

Автор  Лиана Демкова, Чаллы шәһәре, А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей, 6Е сыйныфы.
Оценить
(0 голоса)

Мин биш яшемдә Төркиягә барган идем. Шулкадәр матур булып истә калган ул сәфәр... Корабльдә йөргәннәр... Утрауга туктагач, мине комга утыртып куйганнары да истә. Төркиядә мин әле йөзәргә дә өйрәнгән идем. Шуннан соң кая гына барсак та, йөзә торган урыннарны ярата торган булдым. Соңгы елларда кайларда гына ял итмәдем, әмма Төркия барыбер иң матур хатирә булып күңелдә калды. Беренче алган тәэсирләр булганга микән?

Кызлар, егетләр! Сез дә языгыз әле! Кайсыгызның кая барды быел?

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить