29.06.2017 13:50

Әткәй-әнкәй

Автор  Рафис Хәбибуллин, Мөслим.
Оценить
(0 голоса)

Әткәй-әнкәй нинди ягымлы сүз,

Җан җылысы кеше гомерендә.

Әткәй-әнкәй язылышта сызык,

Яшәештә, тигез гомергә.

 

Сез кичергән сизелми дә үткән,

Безнең истә бары якынча.

Гомер тоткабыз бит әткәй-әнкәй,

Кабул иттек барын сабыйча.

 

Кышкы көннәр үтә, салкынлыгы

Үткән чаклар булды үзәккә.

Әткәй-әнкәй булды өйнең нуры,

Яшәү дәрте артты йөрәктә.

 

Һич белмәдек алда ни буласын,

Бары тойдык иң-иң олысын.

Әткәй-әнкәй тигез булган чакта

Таба алдык юлның турысын.

 

Тылсым уйлап әткәй-әнкәйләргә

Гомер йомгаклары сүтелгән.

Бакыйлыкка күчкән көннәренә

Ике дистә ел да үтелгән.

 

Сездән күчкән бәхет ташкыннары

Сакланалар йөрәк түрендә.

Зәңгәр күктә якты кояш кебек

Сез мәңгелек безнең күңелдә.

 

Әткәй-әнкәй дога көтәсездер,

Изге җаннар булмый догасыз.

Кабул булсын сезгә багышланган

Балаларыгызның догасы.

Еще в этой категории: « Җәй – җәннәт!

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить