29.06.2017 13:43

Чабыр тауга менеп карап тордым...

Автор  Алсу Корбанова, Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 8А сыйныфы укучысы.
Оценить
(1 голос)

Минем туган авылым – Наратлы Кичү – Игәнә елгасының Минзәлә елгасына койган җирендә урнашкан. Аның табигате генә түгел, исеме дә матур яңгырашлы, мәгънәсе үзенчәлекле!

Борынгы бабаларыбыз бу якларга килеп чыккач, елга аша үтеп, аргы якка урнашырга булганнар. Ул чакта авылым утырган урында төз наратлар үскән. Бабаларыбыз, елга аша чыгар өчен, берничә наратны кисеп аударып, елгага аркылы салганнар һәм аргы якка чыкканнар. Шул урында төпләнеп, йортлар салганнар, яшәп калганнар. Менә шуңа да инде туган авылымның исеме Наратлы Кичү булып калган. Икенче исеме – Игәнәтамак, ләкин ул, еллар үтү белән, халык күңеленнән чыккан, югалган.

Авылымның табигате искиткеч! Аның янында гына Чабыр тау! Чабыр тауга менеп, авылга күз салсаң, күреп туймастай манзарага тап буласың... Авыл уч төбендә утыргандай күренә. Шунда авылым турындагы җыр искә төшә:

Чабыр тауга менеп карап тордым:

Каенлыкта сабан туйлары,

Су буенда чаба колынкайлар,

Туган авылым, синдә уйларым!

Телевизорда күренгән, киноларда күргән диңгез буйлары, андагы ымсындыргыч урыннар бер якта торсын! Аларның берсе дә туган авылым гүзәллеге белән ярыша алмый!

Бабам еш кына минем белән хатирәләрен уртаклаша. Алар яшь чакта елгаларда боз агу үзенчә бер бәйрәмгә әйләнгән. Яшьләр бу көндә, гармуннар белән чыгып, кичке уеннар ясаганнар. Боз өсләрендә учак якканнар. Әлбәттә, тагын да күңеллерәк булгандыр ул чакта!

Элекке еллар истәлеге булган су тегермәне елга буенда хәзер дә тора әле. Ул авылыбыз тарихының кадерле бер өлеше. Мин еш кына аңа карап торырга яратам. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, бу тегермәнне немец баронессасы төзеткән. Безнең якларга каян килеп чыккан ул, хәзер берәү дә белми инде. Тик тегермән халыкка бик озак хезмәт иткән, тирә-якта дан казанган. Аның оны искиткеч сыйфатлы булган, шуңа күрә ераклардан килгән кешеләр тегермән янында озын чиратка тезелгән. Бабаларыма кунакка кайткан шагыйрь Рәшит Гәрәй дә бик еш шул тегермән янына бара торган булган...

Авылыма илтә торган юллар да Европа юлларыннан һич тә ким түгел! Балык тотарга яратасыз икән, рәхим итегез! Елгаларында балыклар кармакка эләгәм дип кенә тора! Болыннарында кып-кызыл булып мәмрәп пешкән җиләкләр дисеңме, урманнарында төрле-төрле гөмбәләр дисеңме – барысы да үзенә тартып, чакырып тора.

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить