22.06.2017 13:03

Тарихны белү кирәк

Автор  Ләйсән Нәбиуллина, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 10нчы сыйныф.
Оценить
(0 голоса)

 

Сугыш сүзен ишетүгә, ул чорда яшәгән әби-бабайларның күзләрендә яшь бөртекләре күренә. Һәрберсенең йөрәгендә тирән яра ята.                                                                                                                                                                                     Ә менә без бәхетле буын. Илләребез тыныч, тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен. Без үткәннәрне, ватаныбыз өчен кан койганнарны, әби-бабаларыбызның авыр язмышын яхшы белсәк кенә, бәхетле киләчәк белән яши алырбыз, тормышның, яшәүнең кадерен белербез дип уйлыйм. Чөнки алар – безнең тарих. Ә тарихны белү бик кирәк.

Минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайталар. Мин алар белән горурланам. Бер бабам, Нәбиуллин Гарифулла Нәбиулла улы, 1925 елда Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туа. Сугыш башланганда, аңа нибары 16 яшь кенә була. Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җитә. Каты яраланганнан соң, Гомель һәм Мәскәү асты госпитальләрендә дәвалана. Сугышта «За отвагу», «За победу над Германией» һәм «За победу под Японией» медальләре белән бүләкләнә. Туган авылына бабам 1947 елда гына кайта. 1945 елның 9нчы маен бабам Свердловскида каршылый. Аның өчен бу бәйрәм иң кадерлесе иде.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить