22.06.2017 10:55

Җәй – җәннәт!

Автор  Билал Сәгыйтов, Алабуга шәһәре, 1нче гимназия, 2Б сыйныфы.
Оценить
(0 голоса)

Җәй чәчәкле, ямьле була,

Җәй җиләкле, тәмле була.

Җәйнең җиле назлы була,

Су буйлары гөрләп тора.

Яңгырлары җылы була,

Аҗаганнар уйнап тора,

Ашлыклары күкрәп уңа.

Җәннәт кебек җәй айлары

Искән җилдәй бик тиз уза.

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить