21.06.2017 14:25

Әй гөлләрем, гөлкәйләрем...

Автор  Әдилә Мингарипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 5нче сыйныф укучысы.
Оценить
(1 голос)

Мин гөлләр яратам. Гөлләр матур, тәмле исле. Алар күп төрле. Мәсәлән, яран гөл, лилия, фикус... Гөлләр тәрәзә төпләрен, стеналарны матурлап, бизәп торалар.

Мин гөлләрне үстерергә дә яратам. Һәрбер гөлнең үз «холкы» бар. Кайберләре артык нәзберек, араларында талымсызлары да бар. Кайберсе артык күп дым яратмый. Кояш төшкән җирне ярата торганнары да, күләгәдә качып үсүчеләре дә бар. Кайбер гөлләр үтәли җилне авыр кичерә.

Мин миләүшә гөлләрен үрчетәм. Алар ак, ал, шәмәхә, зәңгәр чәчәкләре белән кыш көнендә дә күзләрне иркәләп утыралар.

Кибеттән сатып алынган ясалма чәчәкләргә караганда, бүлмә гөлләре үстерү күпкә файдалырак та, матуррак та. Мин табигый матурлыкны яратам.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить