19.06.2017 13:57

Тынгысыз галим

Автор  Ралина Абдуллина, Чаллы, 54нче гимназия, 2А сыйныфы.
Оценить
(1 голос)

Әбиемнең туганнан туган абыйсы – Леонид Арсланов, бөтен гомерен Алабуга дәүләт педагогия институтына багышлый. Аның укытучы булып китүенә әнисе ягыннан туганнарының укытучы булып эшләве йогынты ясагандыр. Әнисенең бертуган абыйсы Исламов Ишимбай революциягә кадәр үк укытучы дипломына ия булган. Мөслим районының Мари Бүләр авылында беренче мәктәп ачкан. Леонид абый филология фәннәре докторы, профессор. Чит илләрдә дә билгеле галим. Минем татар гимназиясендә белем алуыма, өйдә һәм мәктәптә татар телендә иркен сөйләшүемә ул бик сөенә. Мин дә аның белән горурланам.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить