16.06.2017 10:52

Нарат урманындагы мәктәп

Автор  Лира Вәлиева, Алабуга районы.
Оценить
(0 голоса)

Алабуга районының Тарловка поселогы табигатьнең искиткеч матур җиренә урнашкан. Бер яктан куе нарат урманы, икенче яктан Чулман елгасы үз кочагына алган. Шул матур авылда нарат, чыршы агачлары арасында ике катлы, якты, матур мәктәп урнашкан. Бу – 11нче төп белем бирү мәктәбе.

Безнең мәктәпнең тарихы бик бай. Ул 1985 елда кечкенә генә агач бинада эшли башлаган. Беренче укытучы – Забалуева Фаина (ул хәзер вафат). Аның турында бик җылы итеп искә алалар. Соңрак аның белән Чахирева Людмила эшли башлый (ул хәзер лаеклы ялда). Бәйрәмнәрдә аны чакырып, очрашулар уздырабыз. Ул безгә һаман да яхшы киңәшләре белән булышып тора.

1995 елда безнең мәктәп яңа бинага күчте. 2015 елда төп белем бирү мәктәбенә үзгәрде. Мәктәп бинасында Бөек Ватан сугышына багышланган музей почмагы эшли. Бу музейда сугыш вакытыннан калган экспонатлар саклана. Укучылар һәм сугыш ветераннары ярдәмендә төзелгән фотоальбомнар, стендлар һәм тарихи белешмәләр тупланган.

2015 елның 9нчы маенда безгә кунак булып Россиянең халык артисты Иосиф Кобзон килгән иде. Ул мемориаль һәйкәл янында Җиңү көненә багышланган берничә җырын башкарды.

Хәзерге вакытта безнең мәктәптә 30 укучы укый, 15 укытучы укыта. Директор булып Кожевникова Наталья Владимир кызы эшли. Мәктәбебез якты, матур. Монда безгә укуы бик ошый.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить