16.06.2017 10:25

Укучыма васыять

Автор  Фәнисә Сәлимова-Фомина
Оценить
(1 голос)

Ташламасын сәламәтлек,

Юлдашың булсын мәгънәлек.

Атканга сиңа аш белән,

Ата күрмә таш белән!

Күрсәтмә күз яшеңне,

Булса алда авырлыклар,

Алар белән көрәшә бел.

Мохтаҗларга кызганмыйча

Ярдәм ит син, кулыңны бир!

Очрар сиңа юлларыңда

Каршылыклар, җил-давыллар,

Көрәш, тырыш сыгылмаска,

Сикәлтәле юллардан син

Авырсынып тайпылмаска!

Онытма син ил алдында

Торганлыгын изге бурыч:

Ир балага армиядә

Хезмәт итү, гаилә кору.

Кыз балага гаилә корып,

Ана булып тәрбия кылу.

Онытма син туган мәктәп,

Туып үскән туган йортны.

Тудырган hәм кеше иткән,

Әни-карчык, әти-картны.

Белем биреп, юл күрсәткән,

Укытучы-остазыңны,

Онытма син!

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить