14.06.2017 15:46

Татлы сүздән җан эри

Автор  Лиана Хәбибуллина,Мөслим гимназиясе, 6Б сыйныфы
Оценить
(1 голос)

Йомшак телле, тәмле сүзле

Кыз булу җаен беләм.

Матур, ягымлы сүзләрнең

Тылсымлы көчен тоям.

Тәмле телем белән җайлап,

Сихерлим әбиемне.

Татлы сүземне кызганмыйм –

Сөендерәм әнине.

Әниемә – әнкәем, дим,

Әтиемә – әткәем.

Гөлкәем, дим гөлләргә,

Пескәем, дим песигә.

Яхшы сүздән эрегәннәрен

Күргәнегез бармы соң?

Йомшак сүзне кызганмагыз,

Телегез арымасын.

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить