14.06.2017 15:41

Әбиемә – 103 яшь!

Автор  Раил Мәрдиев, Чаллы, 54нче гимназия, 2А сыйныфы укучысы.
Оценить
(1 голос)

Мин бик бәхетле бала. Беләсезме ни өчен? Чөнки минем бүгенге көндә бабамның әнисе 103 яшьлек Мәрьям карт дәү әнием бар. Бу юлы аның турында күбрәк беләсем килде

Сөйләшкән арада карт дәу әнием бары тик бер мәртәбә генә зарланды, ул да булса, соңгы вакытта күрми башлаган икән. «Күзем күрми, авыр икән яшең 100дән артып китсә...», – дип, балаларча кызык итеп әйтте. Түзеп тора алмадым, әбиемне кочаклап алдым. Аннары аның гомер йомгагын сүтәргә керештек. Бала чагы ачлык елларга туры килгән. Гаилә корып кына яши башлагач, карт Дәү әтиемне армиягә алалар. Шул елларда сугыш башлана. Ирен фронтка озата. Ә үзе көне-төне эшли. Сугыштан тормыш иптәше яраланып кайта. Авыр еллар... Аллы-артлы балалары туа. Гаиләнең шатлыгы була алар. Ситдыйк карт бабам озак яши алмый, мәрхүм була. Авырлык белән яшәсә дә, карт Дәү әниебез бер дә зарланмый. Балаларын аякка бастыра. Авылда хөрмәтле остабикә була. Хәзер дә аның башында һәрвакыт ак яулык. Авылдашлары аны хөрмәтләп Акъәби дип эндәшә.

Бүгенге көндә карт Дәү әнием кече улы галәсендә яши. Озак яшәвенең серен ул нәселдән күчкән, ди. Шушы гомер эчендә авырганын хәтерләми, дару эчмәгән, хастаханәләргә юлны да белмәгән. «Ходайга шөкер, дөньялар яхшырганнан-яхшыра тора. Тик сугышлар булмасын иде», – дип әйтә карт дәү әнием...

Бер гасыр яшәгән карт Дәү әнием гаиләбезнең иң хөрмәтле кешесе. Ул безнең горурлыгыбыз! Озак яшә, Акъәбием!

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить