09.06.2017 11:20

Диләрә нигә елаган?

Автор  Розалия Хәбибуллина, Чаллы шәһәре, 78нче лицей, 6Е сыйныфы.
Оценить
(1 голос)

Бер тапкыр урамга чыккач, бер нәни кызчыкның елап утырганын күреп алдым. «Ник елыйсың, әниең кайда синең?» дип сорадым. «Белмим», – диде ул. Кызның исеме Диләрә иде. Аннары без аның әнисен эзли башладык. Тапмадык, ардык. Инде нишләргә? Бәлки әнисе аны үзе эзләп килер дип, мин кызчыкның күңелен ачар өчен аның белән уйный башладым. Чыннан да, озакламый аның әнисе дә күренде. Ул үзенең кызын эзләгән икән. «Мин полициягә барырга җыенган идем инде», – диде әнисе. Диләрә бик сөенде. Аның әнисе миңа рәхмәт әйтте. Хәзер дә ул мине күргән саен, рәхмәт әйтә. Шул вакыттан рәхмәт сүзенең олылыгын сизә башладым.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить